Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара оешма еврозонадагы кризисның дөнья икътисадына йогынтысы турында кисәтә


Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы еврозонадагы кризис дөнья икътисады үсешенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип кисәтә. Бу хакта оешманың еллык форумы алдыннан чыккан яңа хисабында әйтелгән. Оешманың төп белгечләре еврозона илләре башлыкларына кырыс экономия шартларында да икътисад үсеше өчен чаралар күрүнең мөһим булганын җиткерә.

Фаразларга караганда, быел АКШ икътисадында үсеш 2.4%, 2013 елда 2.6% булачак.

Еврозонада быелгы үсеш 0.1%, 2013 елда 0.9% булыр дип көтелә.

Иртәгә Парижта ачылачак җыенда икътисади үсешне дәвам итү юллары турында сөйләшәчәкләр. Оешмага сәнәгатьләре үсештә булган 34 дәүләт керә.

2011 елдагы форумда 74 дәүләттән министрлар, парламентлар вәкилләре һәм икътисадчылар, барлыгы 1940 кеше катнашкан булган.
XS
SM
MD
LG