Accessibility links

Ун кеше «Невский экспрессны» шартлатуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителде


Тверь мәхкәмәсе 2009 елның ноябрендә «Невский экспресс» поездын шартлатуны тикшерү нәтиҗәсендә ун кешегә хөкем карары чыгарды.

Картоевлар гаиләсенең тугыз әгъзасе һәм Зәлимхан Аушев исемле кеше террор, кеше үтерү һәм рөхсәтсез корал тотуда гаепләнде. Аларның дүртесенә гомерлек төрмә җәзасы билгеләнде, калганнары 7-8 ел төрмәгә хөкем ителде.

Мәскәүдән Петербурга юл тоткан «Невский экспресс» Түбән Новгород белән Тверь өлкәсе чигендә шартлатылды. 27 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG