Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түләүсез уку урыннарын киметү милли белгечләр хисабына булмасмы?


Мәскәүдә Сазлык мәйданында үткән протест чарасында да Русиядә мәгарифне түләүле итүгә каршылык белдерелгән иде. 6 май 2012
Мәскәүдә Сазлык мәйданында үткән протест чарасында да Русиядә мәгарифне түләүле итүгә каршылык белдерелгән иде. 6 май 2012

Русиянең яңа мәгариф министры югары уку йортларында бюджет урыннарын кыскартырга теләге барлыгын белдерде. Татар галимнәре милли белгечләрне дәүләт хисабына әзерләүне саклап калу ягында.

Русиянең яңа мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов киләчәктә югары уку йортларында дәүләт хисабына укучыларның ике тапкыр кыскартылачагына ым какты. Аның фикеренчә, бүген бер студентны укыту 60 мең сум тирәсе торса, шул кыскартудан янга калдырылган акчаларга бер белгеч әзерләүне финанслауны 200-250 мең сумга җиткерергә кирәк.

“Әгәр яхшы белем бирү кыйбат булса, кеше аның өчен түләргә мәҗбүр һәм ул кредит алачак, ә киләчәктә аңа эш бирүче, үзара булган йөкләмә нигезендә бу кредитны каплаячак”, диде Ливанов “Вести ФМ” радиосына.

Бушка белем алу хокукы калырга тиеш

Министр әлеге уйларын тормышка ашыра башласа, бу хәл милли белгечләр әзерләүче югары уку йортларын да читләтеп үтмәскә мөмкин. Казан (Идел буе) федераль университетының (КФУ) журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин фикеренчә, мәгарифтә нинди генә үзгәрешләр көтелмәсен, Русия җитәкчелеге зирәк балаларның түләүсез укуга хокукы булуны онытмаска тиеш.

“Кимчелекләре күп булса да, соңгы елларда мәктәпне тәмамлагач, бушка югары белем алу мөмкинлеге тудырылган иде. Уйлавымча, бу мөмкинлектән һәркемнең дә файдаланырга хокукы бар һәм дәүләт бушлай тәэмин итәргә тиеш. Укучының Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) баллары түбән, әмма кешенең алга таба укырга омтылышы бар икән, ул аны түләп тә укый ала. Минемчә, мәктәпне тәмамлаган һәрбер укучыга дәүләт тарафыннан югары белем алу хокукы булдырылырга тиеш”, ди Гарифуллин.

Васил Гарифуллин
Васил Гарифуллин
Декан бүген факультетның татар журналистикасы бүлегенә мәктәпне тәмамлаучылар бик күп булып килгән елларны сагынып искә ала. Бер урынга сигез, ун кешегә җиткән чаклар да булган. Узган ел исә түләүсез 10 урынга 50ләп гариза бирелгән. Гарифуллин БДИ кертелү милли белгечлекләрне сайлаучыларның кимүенә китерде ди.

Сигез ел буе Русия мәгариф һәм фән министры булып утырган Андрей Фурсенконың исеме БДИ һәм мәгарифтә дәүләт стандартлары кертелү белән халык күңелендә калыр, мөгаен. Җитәкчелек ул вакытта бу үзгәрешләр белән урта һәм югары белем алуның сыйфатын яхшыртуны күзаллаган иде. Инде яңа килгән министр бюджет урыннарын киметеп хәлләрне яхшыртырга җыена.

Узган ел КФУның татар журналистикасына түләп укырга өч кеше генә керде. Факультет быел да җитәкчелеккә түләүсез 10 урын сорап мөрәҗәгать җибәргән. Гарифуллин кисмәсләр дип өметләнә. Аның фикеренчә, югары уку йортларында бюджет урыннары яңа министр фәрманы белән ике тапкыр кыскартылган очракта җитәкчелек милли үзенчәлекне башларыннан чыгарырга тиеш түгел.

“Мин мондый кыскартулар була калган очракта, ул милли бүлекләргә, нинди дә булса төбәкнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән белгечлекләргә кагылырга тиеш түгел дип саныйм. Ике тапкыр кыскарту дигән сүз - ул һәр белгечлекне дә ике тапкыр киметү дигән сүз түгел әле. Русиядә кирәгеннән артык күп әзерләнә торган юристлар, икътисадчылар, ниндидер менеджерлар һәм шуның ише башка белгечлекләргә кагылырга тиеш ул”, ди Гарифуллин.

Университетның татар филологиясе күбрәк урын сораган

КФУдагы Филология һәм сәнгать институның татар бүлеге җитәкчесе Флера Сәйфуллина да быел кабул ителәчәк студентларга түләүсез укыту өчен сораган урыннар бирелер дип өметләнә. Ул май ахырында билгеле булачак.

Университетның элекке традицияләрен дәвам иткән классик татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә 20 урын сораганнар. Татар теле, әдәбияты, гарәп теле һәм ислам тарихын, мәдәниятен тирәннән өйрәнү бүлегенә 10 студент кабул итәргә җыенуларын белдергәннәр.

Флера Сәйфуллина
Флера Сәйфуллина
Элекке һуманитар-педагогика университеты традицияләрен дәвам иткән белгечлекләргә килгәндә, быел татар теле, әдәбияте һәм инглиз теле төркеменә 25 балага урын сораганнар. Татар теле, әдәбияты һәм мәктәпкәчә белем бирү төркеменә дә 25 студент кабул итәргә телиләр. Гомумән, үтенечләре канәгатьләндерелсә, быел татар телен өйрәнүне күздә тоткан 80 студент кабул итәргә исәплиләр.

КФУның татар филологиясе бүлегенә узган ел барлыгы 76 укучы кабул ителгән. Бу урыннар барсы да түләүсез булган. Акча түләп берәү дә татар теле теле һәм әдәбияты белгечлеген үзләштерергә теләмәгән.

Татар бүлегендә яңа белгечлек – математик лингвистика

Быел, Сәйфуллина әйтүенчә, татар бүлегендә тагын бер белгечлек булдырыла. Әмма ул әлегә татар телен өйрәнүне күз алдында тотмый.

“Татар филологиясе бүлегендә бу уку елында ук инде яңа кафедра ачылды. Ул математик лингвистика һәм филологиядә информацион системалар кафедрасы дип атала. Бу юнәлешкә түләүсез укуга 25 бала кабул итү күз алдында тотыла. Бу белгечлек филологиядә мәгълүмати системалар дип атала. Аңа керү өчен матемитика, инглиз теленнән имтихан тапшырырга кирәк булачак. Филология белән математика фәнен берләштерү хакында сүз бара. Бу - өр-яңа юнәлеш. Ул компьютер технологияләре белән телләр өйрәнү, сүзлекләр төзү һәм башка юнәлешләрне дә күз алдында тота”, ди Сәйфуллина.

Сәйфуллина бәлки алдагы елларга бу яңа юнәлешкә татар телен яхшы белгән студентлар да кабул ителеп, татар телен мәгълүмати технологияләр юлы белән өйрәнү дә булдырылыр дигән өметтә кала.

Сәйфуллина Русиянең яңа мәгариф министрының бюджет урыннарын кыскарту теләге тормышка аша калганда, милли бүлекләргә кагылмас дип өметләнә.

“Татар теле һәм әдәбияте милләтебез һәм дәүләтебез өчен кирәк, моңа кадәр дә бу исәпкә алынды”, ди Сәйфуллина.

Белгечләр түләүле укуны хупламый

Яңа министрның белдерүе югары уку йортларында белем бирүчеләрне аптырашта калдырды. Элек татар-американ институты ректоры булган, хәзер Казанның “Ай-Тек” бизнес мәктәбе җитәкчесе Диләрә Шакирова зирәк балаларның күп булуын әйтә. “Әмма аларның ата-аналары уку өчен түли алмый”, ди ул. Аның фикеренчә, Русия социаль һәм икътисади яктан да укуны түләүле итәргә әзер түгел.
XS
SM
MD
LG