Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:24

Төркиядә "Вконтакте" челтәренә кереп булмый


Кереп булганда Төркиядә “Вконтакте” социаль челтәре шулай ачыла иде

Кереп булганда Төркиядә “Вконтакте” социаль челтәре шулай ачыла иде

Рәсми сәбәбе ачык әйтелмәсә дә, челтәрнең тыелуын контрафакт музыка, порнография, хәтта “көрд экстримистлары”, “путинизм бациллалары” белән бәйләүчеләр бар.


Соңгы көннәрдә Төркиядә “Вконтакте” социаль челтәренә кереп булмый. Төрек IP-адресыннан vk.com яки vkontakte.ru битләренә керүчегә санак: “Әлеге сайтка керү Истанбул баш прокуратурасының 2012 елның 2 май 55210 санлы карары нигезендә тыелды” дигән хәбәр бирә. Алай да тыелуының рәсми сәбәпләре китерелми.
Төркиядә Вконтакте битенә керүче алган хәбәр

Төркиядә Вконтакте битенә керүче алган хәбәр


Төрек матбугаты бу турыда язса да, җирле журналистлар әлеге карарның сәбәбен белешә алмаган. Истанбул баш прокуратурасының мәгълүмати технологияләр мәсьәләләре бүлеге дә “Азатлык” хәбәрчесенә комментар бирүдән баш тартты.

Порнография урнаштыру дәвам итсә, тыю да дәвам итәчәк

"Вконтакте"ның тыелуын интернет кулланучылар берничә сәбәп белән аңлата. "Ведомости" газеты "Сайтка керүнең тыелу сәбәбе – кайбер кулланучыларның анда порнографик эчтәлекле видеолар урнаштыруы", дип Төркиядә эшләгән интернет ширкәте хезмәткәренең сүзләрен китерә. Төркиядә хезмәт куйган икенче Русия эшкуары да, бу инде Төркия хакимиятенең “пират” һәм порнографик эчтәлекле сайтларны тыюның беренче очрагы түгел, ди.

Аның белән Казан федераль университеты укытучысы, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов да килешә. "Бу карар гаҗәпләндерми. "Вконтакте" порнография һәм контрафакт музыканы урнаштыруны дәвам итсә, анны тыю да дәвам итәчәк", дип яза Сәетов Фейсбукта.

"Мәскәү сепаратистларны котырта"

Журналист Гамил Нур әлеге мәсьәләгә башкачарак карашта. "Вконтакте" кем проекты икәнен беләсез. Аның аша Мәскәү төрекләр арасындагы русофил һәм көрдче экстремистлар, сепаратистларны котырта. Кайнар канлы төрекләр күп санда "Вконтакте"да «сары марҗа» эзләп ята. Параллель рәвештә коммунизм, сталинизм, путинизм бациллаларын да ияртә. Утырсыннар Фейсбукта”, дип яза ул.

“Вконтакте”ның тыелуына Төркиядәге рус телле кулланучылар белән бергә җирле татарлар да битараф түгел. “Әлеге сайтта татар мәдәнияте белән бәйле бик күп мәгълүмат, җырлар, видеолар бар. Без аны куллана идек. Хәзер бу кыенлашты”, ди Истанбулдагы Идел-Урал төркиләре җәмгыяте вәкиле Якуп Акчура. Шулай да, аның сүзләренчә, “Вконтакте” сайтына кайбер урыннардан кереп була.

“Тыюлар дин белән бәйле”

“Вконтакте” сайтының тыелуын Төркиянең АКР хакимият фиркасә сәясәте белән дә бәйләп була. Эрдоган җитәкләгән фирка бүген җәмгыятьне шәригатькә туры килмәгән факторлардан ераклаштырып, ислам кыйммәтләренә якынлаштырырга тырыша. Бу фикер белән интернет эшкуары Игорь Мацанюк та килешә. "Мөселман илләрендә интернет-проектлар башлап җибәргәндә, җирле халыкның дини карашларын күз алдында тотарга кирәк. Барлык тыюлар, гадәттә дин белән бәйле. 2007-2008 елларда "Вконтакте" инде бер тыелган иде. Шулай ук берничә ел Youtube-ка да кереп булмады", ди Мацанюк "Ведомости"га.

Төркиянең Мәскәү илчелегендә мәдәният һәм туризм киңәшчесе Җәлал Кылыч “Вконтакте”ны тыюны автор хокукларының тыю белән бәйли. МК-Төркия газеты Кылычның: “Сайтка керүне тыю карары интеллектуаль милек хокуклары бозылуга шикаять белдерү белән бәйле. Мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндерде һәм сайтны тыйды”, дигән сүзләрен китерә.

Илчелек вәкиле белдергәнчә, шикаять «Вконтакте» сайтында рөхсәтсез урнаштырылган кинофильм авторыннан килгән. Шул ук вакытта “Вконтакте”да төрек киносына багышланган күпсанлы махсус төркемнәр бар. Анда урнаштырылган йөзләгән кинофильмнарны кулланучы автор хокукларын бозып бушлай карый ала.

“Мөселман илләре провайдерлары белән аңлаша алмыйбыз”

Контрафакт продукция урнаштыруны танымавы белән дан тоткан “Вконтакте” җитәкчелеге Төркия карарын бик җитдигә алмый. “Хәзер безнең сайтны Төркиядә тыйдылар. Берничә кулланучының шикаяте белән бөтен ил “Вконтакте”га керә алмый дип уйлыйлар. Ә бит интернетта төрле провайдерлар бар. Статистикада берничә мең кулланучыга кадәр төгәлсезлек булырга мөмкин – без мөселман илләрендәге кайбер провайдерлар белән аңлаша алмыйбыз. Шулай да Төркиядән керүчеләр саны әлегә шул ук дәрәҗәдә кала”, дип яза “Вконтакте” сайтының тышкы элемтәләр вәкиле Владислав Цыплухин үзенең “Вконтакте” сәхифәсендә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG