Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда ил тарихында беренче ирекле президент сайлавы башланды


Бүген Мисырда президент сайлавының беренче көне. Ил тарихында беренче тапкыр халык ирекле президент сайлавында катнаша. Бу урынга 12 намзәт дәгъва итә. Күзәтүчеләр аларның бишесенең җиңү ихтималы зур, дип фаразлый. Алар арасында Гарәп илләре лигасының элекке башлыгы Әмр Мусса, урта карашлы исламчы Габделмөнәим Әбүлфутух һәм “Мөселман кардәшләре” хәрәкәте яклаган Мөхәммәд Мурси.

Бүген һәм иртәгә үтәчәк сайлауда җиңүче булмаса тавыш бирүнең икенче туры июнь аенда үтәчәк. Узган ел Һөсни Мөбәрәкнең президент урыныннан читләштерелүеннән соң ил белән идарә иткән вакытлы хәрби шура хакимиятне сайлауда җиңәчәк көчләргә тапшырырга вәгъдә итә.

Бүген Каһирәдә сайлау урыны янында намзәтләр тарафдарлары һәм каршы булучылар арасында булган атышларда полициянең бер хезмәткәре һәлак булды, бер кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG