Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:26

Русия идеологлары урыс булмаган халыкларны урыслаштыру юлында зур сәяси кампания алып бара. Бу очракта да татар халкының киләчәк язмышына зур куркыныч яный.


Күптән түгел генә җан исәбен алу кампаниясен уздыруга хәзерлек барган елларда татар халкыннан йөздән артык башка этнос ясау програмы, татар халкы яшәгән Урал буе өлкәләрендәге милләттәшләребезне ханты-мансилар кавеменнән булган башкортлар кавеме ясау тарихлары әле дә онытылганы юк.

Мәскәүнең кайбер оешмалары тарафыннан татарлардан болгар ясау планнары һәм татарның, чуаш, мари халыкларының тарихын бозу өчен “болгар тарихы” ясарга, язарга көч салучыларның заманында бу мөмкин булмаган эшне үти алмагач, асылынып үлүләре – болгар милләте ясарга йөрүчеләрнең татар милләтенә нинди зур зыян китерүләрен күрергә бүгенге мисалларда да җитәрлек.

Үзен “цивилизацияле” дип санаучы Русиядә тарихта соңгы 300-400 еллар дәвамында яулап алынган җирләрдәге дистәләрчә этносларны, аларның борынгы культураларын бетереп, урыс ясау планы 1917 елдан соң Ленин җитәкчелегендәге большевик-коммунистлар партиясенең идеологиясенә әйләнде. Бу партия, югары белемгә дә ия булмаган, ике-өч сыйныфлык урыс мәктәбе дәрәҗәсендәге белемгә ия булган зимагурларның менталитеты белән хәзергә кадәр тәхет тота. Алар акча биреп кенә докторлык диссертацияләре яздырып “бөек” фәнни белгечләр булу юлын уйлап таптылар. Милләт төшенчәсен “единоросслар”, Жириновскийлар партиясенә кереп-чыгып йөрергә яраклы гына, аны теләсә нинди чүп белән алыштырырга яраклы термин дип кабул иттеләр. Андый адәмнәр милләт дигән төшенчә үзгәрде, кирәге юк дип лаф оралар. Алай булганда ни өчен соң Русия хөкүмәте, дәүләт органнары урысларны гына дәүләт оештыручы милләт дип игълан итә? Ни өчен Татарстанның “күләгәдән генә идарә итә торган хуҗалары Татарстанны бар итүче халыкны танымыйлар? Руле аларның кулында гына булган пропаганда машинасы Татарстан радио-телевидение компаниясе эшчәнлеге мөмкинлекләре төп татар халкына каршы пропагандада файдаланыла? Ул факт түбәндәгеләрдә дә чагыла:

Республикада “Татар радиосы” урынына бер төркем этник болгар булырга теләүчеләрнең “теләге” белән “Болгар радиосы” дигән радио оештырдылар. Аны мин әллә-кайчан үлеп беткән болгар мәетләренә адресланган канал дип атар идем. Бу канал моннан 700-800 еллар элек үлеп беткән болгар мәетләренең тавышын чыгарып ыңгырашырга тиешме? Бу “болгарлар”ның эш туган тел мәсьәләләренә килеп төртелгәч, чуашча һир, выл, вытыр, тухыр, сикер, вон, җичи, уйых, җүр дип сөйләшәселәре килер микән? Әле җитмәсә, Казан мериясе 11нче маршрутта йөри торган трамвай вагоннары стеналарына да “Болгар радиосы – һәр татарның йөрәгендә” дигән пычрак фикерләр язып куярга фатиха биргән. Андыйга калса, узган тарихларны укып, “мин – гун, Атилла, сармат, чирмеш, хазар, авар, әрмән, чуаш” дип саташып йөрүчеләрне дә аренага чыкканын күп көтәргә кирәк булмас инде.

Мондый күренешләрне Татарстанда милләтне, шәхесне шундый түбәнчелеккә төшергән түрәләр тәрбиясе икәнен аңларга зур акыл кирәкмидер!

Татарстан республикасы, төзелгәндә үк татар халкының телен, мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, тарихи ватанын саклаучы үзәк буларак, 1920 елда төзелде. Ул Татарстан чикләреннән читтә яшәүче татарларның да милли мәнфәгатьләрен, мәдәни ихтыяҗларын, тарихын сакларга тиешле тарихи административ дәүләтчелек буларак канунлаштырылды. Аның башына идарә итәргә куелган кешеләрнең хезмәт вазифалары бик мәгълүм һәм конкрет. Монда инде “Мин татарча бер китап та укымадым әле, министр булдым!” яки “Татар халкы китапсыз да торып торыр!” кебек тарихи гыйбарәләр әйтүчеләргә Татарстанда эш урыны булырга тиеш түгел!

Кайда инде ул Татар университеты, Татар театры, Татарстан композиторлар берлеге, Татарстан рәссамнәр берлеге, Татарстан язучылар берлеге – асылда, юк бит! Алар соңгы еллардагы президентлар эшчәнлеге дәверендә кипкән кандала кабагы дәрәҗәсендә калдылар. Сүздә бар, асылда юк, барысы да – тере мәетләр.

Татар телен, әхлагын, мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын укыта торган мәктәпләребез кайда? Аларның биналарын тартып алып, ул биналарда кадетлар мәктәбе ачу татар халкын мыскыл иткән бик хурлыклы гамәл. Моны кемнәрнең кулы белән эшлиләр? Шуларны бетерүгә каршы чыккан татарларны милләтче дип атап, бу эшне оештырган урыс шовинистларын нигә Татарстанда яклыйлар?

Боларның берсен дә булдырмас өчен, безне “болгар” партиясенә кертеп, бөтен тарихыбызны, мәдәниятебезне, телебезне үзгәртеп, яңа болгар милләте корырга өндисезме? Ә төптән караганда бит, татарга кирәкле ирекләр “болгарлар”га да кирәк булачагын әллә уйламыйлармы?

Утыз яшьлек бер журналистның белгеч, галимнәр сүзенә бик югарыдан карап акыл сатуына кем фәтва биргән? Ул “Болгар радиосы”н оештырган “писака” үзен нинди белгеч дип саный, нинди татар дошманнарына югарыдан торып хезмәт итә? Халкыбыздан көлә! Бәлки, бу акны карадан аера белмәгән Татарстан телевидениесе түрәсе Илшат Әминовка охшарга тырышадыр. Ул да бит татар халкының мәдәни мәнфәгатьләрен бозуга каршы протест белдергән яшьләрнең эшләрен Казандагы урыс шовинистик партияләренең татарга дошманлык эшләре белән бер рәткә куеп күрсәтергә ярата. Ләкин, “господин Әминов”, шовинист белән милләтченең бик зур аермасы барлыгы сезнең башыгызга сыймый торган төшенчә, ахыры.

Безнең халкыбызга каршы рухи дошманлык эше алып бару максатында оештырылган “Болгар радиосы” эше белән мөнәсәбәттәге фикеребез интернет сайтында урын алгач, аны яклап йөздән артык фикерләр белдерелде. Ә бу “Болгар радиосы” кем акчасына, кем тарафыннан оештырылганлыгы билгесез кала.

Кайчанга кадәр татар халкының язмышы белән бәйле пропаганда органнарында утыручы Илшат Әминов, Илнур Фәйзрахманов кебек бәндәләр “рукой водить” итәрләр икән? Аларның чыгышлары татар адресына зәһәр агу белән тулганлыгы экраннан ук балкып тора.

Татарстан радиосы тапшыруларына гына игътибар итегез, анда да татар сүзен кысып чыгару бара. Берәр җыр башкарылса, “халык көе” дип кенә, Брежнев заманнарындагыча, милли аңыбызны томаларга тотындылар. Нигә ул “милли аң” дигән төшенчә бабаларыбызны кырып, үтереп, сөргеннәргә сөреп, татар авыл-шәһәрләрен кара күмер, көлгә әйләндереп, әсир татарларны Вологда, Архангельски якларына депортацияләгән басып алучылар, чукындыручыларга гына монополия булып тора ала торган кешелек сыйфатымы әллә? Сезнең бөтен гамәлләрегездә татар халкына карата фашистлардан алынган “унтерменш” дигән фикер сөреме исе килә. Ул иснең кемнәр партиясеннән таралганы бик ачык. Бу эшнең “әҗере” сезгә дә килер әле, кая керер тишек тапмассыз. Сезгә Алланың кара каһәре төшәргә мөмкин халкыбызны җәберләгән гамәлләрегез өчен!

Марсель Әхмәтҗанов,
филология фәннәре докторы, Казан


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG