Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта Иранның атом программасы турында халыкара сөйләшүләр бара


Британия, Кытай, Франция, Германия, Русия вә АКШ, шулай ук Иран вәкилләре Иранның атом программасы турында фикер алышыр өчен Гыйрак башкаласына җыелды.

Дөньяның алты иле вәкилләре Иранның уранны 20%ка баету турындагы белдерүенә реакция белдереп үз тәкъдимнәре белән чыкты. Иран уран баету эшен туктатудан баш тарта. Уранны 20% баету Иранга атом коралы эшләп чыгаруга юл ача, дигән борчылулар арта.

Багдадта Иранга ясалган тәкъдим турында тулырак мәгълүмат юк. Иран вәкилчелеген атом сөйләшүләрендәге арадашчы Сәид Җәлили җитәкли.
Европа Берлегенең матбугат вәкиле Майкл Манн Багдадтагы очрашу вакытында “зур алга китеш” булачагына ышанмавын әйтте.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Иран үзенең атом программасында чигенү ясарга әзер, дип белдерде. АКШның Тәһранга каршы өстәмә чикләүләр кертү ихтималы Иранның халыкара җәмәгатьчелеккә ышанычын киметәчәк, диде Лавров.

Очрашу алдыннан Иран Халыкара атом идарәсенең атом корылмаларын, документлар һәм корал ясау проектына катнашы булырга мөмкин белгечләрне барып күрү таләбе белән килеште.

“Иранның ике таләбе бар: халыкара җәмәгатьчелекнең Иранның атом энергиясен эшләп чыгаруга хокукын тануы һәм, икенчесе – гаделсез билгеләнгән чикләүләрне Ираннан алу”, дип сөйләде Кытай телевидениесенә Иран президентының киңәшчесе Әмир әл-Мусави.

Көнбатыш, чикләүләр Иранның атом программасын корал ясау өчен кулланмавын исбатлар өчен кирәк, дип саный.
XS
SM
MD
LG