Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөләйманов укулары"нда Себер татарлары проблемнары барланды


"Сөләйманов укулары" фәнни-гамәли конференциясе
"Сөләйманов укулары" фәнни-гамәли конференциясе

17-18 майда Төмәндә “Сөләйманов укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Галимнәр Себердә яшәүче татарлар турында фәнни эзләнүләре белән таныштырды һәм бүгенге проблемнар да барланды. Гадәттә бу чарада кабул ителгән резолюциягә язылганнар тормышка ашмый кала.

Бу чара унбишенче тапкыр оештырылды. Ул Вагай районының Сопра авылында туып үскән шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Себер татарларының киләчәген кайгырткан Булат Сөләйманов истәлегенә үткәрелә.

Елдагыча өлкә хакимияте вәкилләренең котлауларыннан соң Себер татарларын борчыган мәсьәләләргә багышланган чыгышлар булды.

Максим Сәгыйдуллин
Максим Сәгыйдуллин
Төмән дәүләт университеты галиме Максим Сәгыйдуллин Себер татар теленең киләчәгенә тукталып китте. Аның ЮНЕСКО тарафыннан югалып баручы телләр исемлегенә кертелүен, әмма үз чиратында Себер татарлары алдында ана телләрен саклау бурычы торганлыгына басым ясады. “Тел гаиләдә аралашу чарасы булудан туктаса, югала. Тик бу очракта да ул үлми әле, аны көнкүрештә, укытуда һәм иҗтимагый тормышта кулланырга кирәк”, диде ул.

Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Төмән өлкәсендәге бүлеге башлыгы Татьяна Ивашкина 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләрендәге татарларга кагылышлы саннарга тукталып үтте. Өлкәнең көньягында 102,6 мең татар яшәгәне ачыкланган. Татарлар гомум халыкның 8,1 процентын тәшкил итә. 2002 ел белән чагыштырганда татарлар саны 4,4 меңгә кимегән. 6,6 мең кеше үзләрен Себер татарлары дип яздырган, аларның 15%ы шәһәрдә яши. Барлык татарларның яртысына якыны гына үз туган телләрен белүен әйткән.

"Сөләйманов укулары"нда катнашучылар
"Сөләйманов укулары"нда катнашучылар
Русия фәннәр академиясенең Себерне өйрәнү мәсьәләләре институты өлкән фәнни хезмәткәре Гөлсинә Бакиева Себер татарларының тарихларын һәм этнографияләрен өйрәнүнең нәтиҗәләре һәм бу өлкәдә булган проблемнар турында да сөйләде. Бу юнәлештә галимнәр Фоат Вәлеев, Николай Томилов, Себерне өйрәнү мәсьәләләре институты хезмәткәрләре аеруча күп хезмәт куйды.

Бакиева ун елдан бирле галим Юрий Квашнин белән тобол-иртеш татарларының этник һәм социаль-демографик үсешен тикшерә, социаль-тарихи үзгәрешләрне өйрәнә. Бүген инде җыелган мәгълүматны берләштереп, системага салып, йомшак якларын тулыландырып, теоретик-методологик торышын булдыру таләп ителүен аңлатты. Бакиева сүзләренчә, тупланган мәгълүмат Себер татарларына җирле халык статусы алырга ярдәм итәчәк.

Чараның икенче өлешендә филология, тарих, мәдәният һәм мәгариф секцияләрендә сөйләшү дәвам итте. Чыгыш ясаучылар арасында Төмән, Тобол, Казан, Уфа, Чаллы, Казакъстан, Омски, Курган, Шадрински, Түбән Варта, Нефтьюгански галимнәре, Төмән университетының татар төркеме студентлары бар иде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
Икенче көнне конференциядә катнашучылар өлкә фәнни китапханәсендә Гөлнур Ниязова оештырган Булат Сөләйманов иҗатына багышланган күргәзмәне карады. Шагыйрьнең Ямбай авылы зиратындагы каберенә зиярәт кылдылар. Ямбайдагы Себер татарлары музеен һәм XIX гасырда меценат Нигъмәтулла хаҗи ярдәме белән төзелгән тарихи мәчетне караганнан соң, түгәрәк өстәл янында фикер алыштылар.

Анда катнашучылар, сөйләшү канәгатьләнерлек дәрәҗәдә узмады дип белдерде. "Татарның киләчәге өчен борчылучы кешеләр шулай азмы, әллә мондый җыелышларда нәрсә дә булса хәл ителәсенә ышанычлары беттеме?" дип әйтүчеләр дә булды. Галимнәр, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре Себер татарларының телен үстерү, статус алу кирәклеген, тарихи китапларның юклыгы турында сөйләде.

Төмән татарлары конгрессы вәкиле Ринат Насыйров җәмәгать эшлеклесе Роза Яхинага Сөләйманов исемендәге бүләк тапшыра
Төмән татарлары конгрессы вәкиле Ринат Насыйров җәмәгать эшлеклесе Роза Яхинага Сөләйманов исемендәге бүләк тапшыра
Чыгышларда “Себер татарлары тарихына багышланган китапларны бернинди китап кибетеннән дә табып булмый, алар белән башка халыклар да кызыксыналар”, “телебез турында үзебез кайгыртмасак, ул үләр, глобализация вакытында күпләр урыс теленә күчә, безгә бергә җыелышып, аның киләчәге турында җентекле сөйләшергә иде”, “бүгенге көндә Төмән һәм Тобол югары уку йортларындагы татар бүлекләре белән килеп туган хәлне искә алып, аларны саклап калу өчен көрәшергә”, “мәктәпләрдә татар теле һәм себер татар телен укыту арасында сайлау юлын булдырырга”, “тюркология институты, тарихи һәйкәлләрнең реестры кирәк” кебек фикерләр яңгырады.

Казаннан килгән тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: "Быел интернетта ачылачак “Татар иле” порталында Себер татарларына да барлык теләгән язмаларын урнаштырырга мөмкинлек бирелер, тик аларны эшкәртеп, җибәреп торучы гына булсын", диде.

Александр Ярков чыгыш ясый
Александр Ярков чыгыш ясый
Оештыручылар да халыкның бу конференциягә игътибары кимүе, быел бигрәк тә кызыклы докладларның азлыгы турында сүзләрне таныды. Киләсе елда булачак чарага яхшылап әзерләнергә ышандырдылар.

"Сөләйманов укуларын"да элгәре елларда кабул ителгән карарларның күпчелеге кәгазьдә генә калды. Бер үк тәкъдимнәр ел саен кабатланды. Шулай да дистәләгән проблем арасыннан тормышка аша башлаганнары да бар. Өч елдан бирле бу чараны оештыручыларның берсе булган Төмән дәүләт университетының һуманитар фәннәр институты профессоры Александр Ярков әйтүенчә, күпмедер дәрәҗәдә барыбер тормышка ашар. “Астаналарның дәүләт тарафыннан саклана торган һәйкәлләр исәбенә кертелүендә, Себер татарларының борынгы шәһәре Чимги-Турада археологик эзләнүләр алып баруга да “Сөләйманов укулары” этәргеч булды”, диде галим.
XS
SM
MD
LG