Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:51

Мисырда президент сайлау бара


Ил тарихында беренче ирекле президент сайлау Мисырда ике көн дәвам итәчәк.


Узган ел “Гарәп язы” дип исемләнгән фетнә нәтиҗәсендә Хөсни Мөбәрәк президент вазифасыннан читләштерелгән иде. Мисырда бүген башланган сайлауда президент урыны өчен 12 намзәт көрәшә. Тавышларның күпчелеген алачак ике намзәт өчен тавыш бирү 16-17 июнь көннәренә билгеләнгән.

Фаразлар

Фикер белешү тырышлыклары ясалса да, аларга карап белгечләр фараз кылудан тыелды. Сайлауга бер көн кала сораштыруда катнашканнарның яртысыннан артыгы кем өчен тавыш бирәчәкләрен әйтә алмаган.

Алай да намзәтләр арасында дүрт кеше җиңүгә якын дип фаразлана. Аларның икесе – исламчы хәрәкәт вәкилләре, икесе – Мөбәрәк чорында министр булган кешеләр.

Исламчылар

Исламчы намзәтләр арасында "Мөселман кардәшлеге" хәрәкәтенең элекке әгъзасы Габделмөнәим Әбүлфутух исемлесе башкалардан аерылып тора.

Әбүлфутух 2011 елның гыйнварында Мөбәрәккә каршы узган урам җыеннарында катнашкан, халыкны исламчылар белән либераллар арасында сугышка китермәгән урта бер сәясәт алып барачагына ышандырган кеше. Аны үтә консерватив "Ән-Нур" партиясе һәм либерал активистлар яклый. Әбүлфутух 1970 елларда "Мөселман кардәшлегенә" кергән, әмма президент урыны өчен көрәшәчәген игълан иткәч, 2011 елда аның белән бөтен сәяси хезмәттәшлеген туктаткан.

"Мөселман кардәшлеге" шулай ук үзенең намзәте итеп Мөхәммәд Мурси исемле сәясәтчене дә тәкъдим итте.

Дөньяви сәясәт тарафдарлары

Президентлыкка шулай ук бәйсез намзәт буларак Гарәп лигасының элекке башлыгы Әмр Мусса дәгъва итә.

Мусса 2001-2011 елларда лиганың генераль секретаре булды. 1991-2001 елларда ул Мисырның тышкы эшләр министры, шулай ук Мисырның БМО, Һиндстан һәм Швейцариядәге илчесе вазифаларын башкарды.

Мөбәрәк президентлыктан читләштерелгәннән бирле ил белән идарә иткән хәрби шураның намзәте – Әхмәт Шәфыйк. Шәфыйк Мөбәрәк чорында бер ай премьер-министр булып торды, аңарчы 40 ел Мисыр хәрби һава көчләренең башлыгы булды.

Югары сайлау комиссиясе апрель аенда егермеләп намзәтнең унысын төрле сәбәпләрдән сайлауда катнаша алмый дип тапкан иде. Шәфыйк та шулар арасында булуга карамастан, комиссиянең бу карарын мәхкәмә юлы белән дөрес түгел дип табып кире көрәшкә кайтты. Аны Мөбәрәк сәясәтенең дәвамчысы дип саныйлар.

Урам җыеннарында катнашучылар кемне сайлар?

Мөбәрәк хакимияттән читләштерелгәннән соң урам җыеннарын дәвам иткән яшьләр иске режимга каршы чыга. Исламчылар бу җыеннарда катнашып халыкның бер өлешен шәригать кануннары белән җәлеп итте.

Исламчылар шулай ук полициядә реформалар кирәк дип саный.

Намзәтләрнең барысы да Мөбәрәк киткәннән соң киң таралган урамдагы тәртипсезлек һәм вак җинаятьчелеккә каршы көрәш чараларын вәгъдә итә.

Шулай ук намзәтләр үз чыгышларында эш урыннарын булдырырга кирәк, ди.

Бүгенге көндә ил белән идарә иткән хәрби шура элекке хәрби Әхмәт Шәфыйкны президент итеп күрергә теләр иде. Әмр Мусса да хәрбиләр өчен таныш кеше.

Президент булып Әбүлфутухның сайлануы хәрби шура өчен бик кулай булмаячак, ди белгечләр. Урта карашлы исламчы намзәт президент була калса, хакимияттә җитәкчелектәге барлык урыннарга яшьләрне билгеләячәген белдергән иде. Хәрби шура исә хакимиятне тулысынча башка көчләргә тапшырырга теләми, ди белгечләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG