Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илгиз Зәйни: "Әлегә үземнән канәгать түгелмен"


Илгиз Зәйни
Илгиз Зәйни

Илгиз Зәйни – утыздан артык пьеса авторы, яшь булуына карамастан, татар драматургиясендә үз сүзен инде әйтә алган кеше. Татарстан Язучылар берлегенең соңгы җыенында оешмада үзгәрешләр башкарырга чакырып чыгыш ясады. 23 майда Илгиз 25 яшен тутырды. Шул нисбәттән, аның белән әңгәмә кордык.

– Язучылар берлеге корылтаенда яңа рәис сайланды. Син ул җыенда ялкынлы чыгышың белән истә калдың. Яңа рәистән үзгәрешләр көтәсеңме?

– Уставны саклап калырга көрәшкәндә нәкъ менә шул үзгәрешләргә өметләнеп йөрдек. Рафис Корбан бу үзгәрешләрне күздә тотып татар әдәбиятын алга алып барыр дип уйлыйм.

– Яңа рәис – балалар язучысы. Киләчәктә балалар әдәбияты үсешен дә көтеп буламы?

– Миңа калса, гомум әдәбиятта иң мөһим тармак – балалар әдәбияты. Чөнки кечкенә вакытта кеше күңеленә ни саласың, ул шуның белән үсә. Әгәр син балалар язучысы икән, димәк, бик җаваплы эш башкарасың. Рафис әфәндегә бик зур өметләр баглыйм.

– Яшь шагыйрьләрнең “Яңа дулкын” иҗат проекты бар. Син дә анда актив катнашып, булышып йөрисең. Яшьләр арасында шагыйрьләр байтак, ә менә проза яисә драматургия өлкәсендә эшләүчеләр алай күп түгел. Син бу шатландырмый торган фактны ни белән бәйлисең?

– Сәләтле яшьләр бар. Мактанып әйтүем түгел, яшьли драматургияга килүче кешеләр күп түгел. Гадәттә, драматургияга җитлеккән шәхесләр килә. Мәсәлән, Ркаил Зәйдулла. Ул беренче пьесасын язганчы шактый танылган шагыйрь иде инде. Шуңа күрә, вакыт үткәч яза башларлар дип уйлыйм.

Прозага килгәндә, Рөстәм Галиуллин танылу ала башлады. Билгеле, проза һәм драматургия ул хис кенә түгел. Шигърият тә хис кенә түгел. Ләкин шигырьдә көчле кануннар юк. Проза һәм драматургия башкача караш, композицияләр, аерым бер әдәби кануннарга таянып язуны тәлап итә.

– Татар прозасы һәм драматургиясендә нинди темалар әле күтәрелмичә калды?

– Бүген татар әдәбияты ничектер чынбарлыкта яшәми кебек. Күпчелек әсәрләр коньюктурага корылган. Элек Советлар берлеге вакытында идеологиягә корылган әсәрләр күп иде, ә хәзер татар әдәбияты милләт темасына утырды. Менә шул безне туктатып тора да. Татар язучысы икән, татар милләте турында язырга кирәк дигән канун йөри.

Укучыга милләт темасы гына кызык түгел бит. Алар моңардан туйдылар. Әйе, 90нчы елларда бу кирәк иде, ләкин хәзер кеше башканы көтә. Кешенең үзе турында да укыйсы килә. Аның кичерешләре, фәлсәфәсе, рухи тормышы хакында. Ни өчен бүген бөтенесе тилереп Вишневскийны, Коэльоны укый? Аларның әсәрләрен авыр дип әйтә алмыйм, ләкин шул гадилек һәм аңлашылганлык белән оталар да инде.

– Татар әдәбиятына фантастика, кара юмор, яңа драма, детектив кебек аңа хас булмаган жанрлар кирәкме?

– Бүгенге көндә халыкны сыйфатлы популяр жанрлар белән тәэмин итәргә кирәк. Детектив, хатын-кыз романы әйдәп барырга тиеш. Хәзерге вакытта төп максат – кешене китапка тарту. Әсәрнең авырлыгы, мәгънәсе алай ук көчле тәэсирле булмаса да, китап культын кайтарырга кирәк.

Минем фэнтэзи жанрында язып караганым бар. Киләсе елда, Алла бирсә, “Кечтүкле уен” спектаклем чыгарга тиеш. Хәзер кешеләр төрле, теләсә нинди әсәр үз укучысын таба ала. Бер жанрны да кимсетеп әйтмим, ләкин ул юнәлештә язылган әсәр сыйфатлы булырга тиеш.

– Язучылар корылтаенда авторларга заманча технологияләр белән дуслашырга киңәш ителде. Заманында Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы йөз мең тираж белән чыккан. Бүген татар әдәбиятының йөз мең укучысы бармы?

– Әгәр чын сыйфатлы, кешеләр хакында әсәрләр языла икән, аны әлбәттә укыячаклар. Безнең халкыбыз зур. Шул ук әсәрне башкортлар да укый ала.

Җәй көне Зифа Кадыйрованың бер әсәре чыккан. Үзем укымадым, әмма укыган кешеләр зарланмый. Кулдан-кулга күчереп укыдылар. Хәтта ирләр дә елый-елый укыган дип ишеттем. Ул әсәрдә әшәкелек, сугышка чакыру, начарга өндәү юктыр. Димәк, язсаң була.

Заманча технологияларга килгәндә, мин электрон җайланмалар белән дус түгел. iPad та, электрон китап уку әсбабым да бар. Ләкин миңа китапның исен, кәгазен тоеп укырга кирәк. Хәтта китап чыккан нәшриятнең исе дә аерылып тора. Электрон вариантта укыганда мин бу хисләрдән мәхрүм булачакмын.

Замана үз таләпләрен куя, бәлки нәкъ электрон вариантта чыгуы башка төбәкләрдә яшәүче татарларга уку мөмкинлеге тудырыр иде. Президент тәкъдименә колак салып, Язучылар берлеге бу мәсьәләне чишүдә әйдәп барырга тиеш.

– Язучылар берлеге кирәкле оешма дип уйлыйсыңмы?

– Ул алда сөйләп ителгән проблемнарны чишәр өчен кирәк. Элек авылда йорт күтәргәндә өмә җыйганнар яки башка берәр чара булса, авыл халкы җыелып эш иткән. Әйе, Язучылар берлегенең төзелү максаты да башкада булгандыр. Совет хөкүмәтенә каршы язылган әсәрләрне тикшерүче оешма бит инде. Бу – кара ягы, ләкин ак ягы да бар бит әле. Язучыларны социаль яктан саклап торыр өчен мондый оешма кирәк.


"Тәнкыйть булмау – чын әдәбият булмау белән бәйледер"


– Бу сезонда беренче тапкыр зур режиссерлык эше белән куандырдың. Моңарчы Кече сәхнәдә спектакль кую тәҗрибәң бар иде. Татар тарихында билгеле шәхес Мөхлисә Бубый хакында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен куйдың. Үзеннең хезмәтеңне ничек бәялисең?

Илгиз Зәйни
Илгиз Зәйни
– Үземә бәя бирү авыррак. Шуңа гына куанам: олы артистлар да һәр әйткән сүземне игътибар белән тыңлады, кабаттан репетиция ясап аласы булса, бәхәсләшмичә эшкә керештеләр. Тамашаны чыгаргач, безнең артистларның чын профессионаллар икәненә инандым. Артистлар чын мәгънәсендә фикердәш булдылар. Бу спектакль театрга яңа, дини тамашачыларны да җәлеп итте дип уйлыйм. Мөхлисә Бубый хакында булгач, дин темасы буласы билгеле иде. Шул дини тамашачыларның да театрдан рухи азык алырга теләүләре шатландыра.

– Тәнкыйтьне җиңел кабул итәсеңме?

– Тәнкыйтьне яратам дигән кеше алдаша. Кем үзен сүккәнне яратсын ди? Кайвакытта ачуым чыга, кәефем төшә. Билгеле, аны күрсәтмисең. Тәнкыйть урынлы булса, колак салырга тырышам. Тәнкыйтьчеләр дә юктан гына барлыкка килмәгән бит. Аларның читтән караган салкын карашы зур роль уйный.

– Бәлки бүгенге татар әдәбияты юньле тәнкыйть булмаганга мондый хәлгә төшкәндер?

– Кызык сорау. Театр хакында алай әйтә алмыйм. Илтани Исхакова, Айгөл Габәши, Дания Гыймранова һәм Нияз Игъламов исемнәре шактый таныш. Театр аларны үзе үстергән, укыткан. Әдәбиятта тәнкыйть булмау – чын әдәбият булмау белән бәйледер. Чын әдәбият булмагач, тәнкыйтьчеләр кайдан килеп чыгарга тиеш? Беркемнең дә бертөрле әсәрләрне тәнкыйтьләп, вакыт сарыф итәсе килмидер. Әдәбият үлү белән тәнкыйтьчеләр дә үлә.

– Син берничә тапкыр татар телен яклау пикетларында күрендең. Сәясәткә карашын ничек?

– Минем сәясәткә тыгыласым килми. Ни өчен без туган җиребездә, Татарстанда татар телен яклап йөрергә тиеш, шуны аңламыйм. Бу бит юләрлек. Бу сорау туарга да тиеш түгел. Татарстанда яшибез икән, татарча сөйләшергә тиеш. Без биш йөз ел буе Русиядә гомер кичерәбез, бүген генә татарча сөйләшсәк, начар микәнни? Белмим, татар телен кысу кемгә кирәктер?

Мин митингларда чыгыш ясарга яратмыйм. Гомумән, соңгы вакытта ни белән бәйледер, митинглар күбәеп китте. Күп булгач, аның кадере бетә. Кирәк вакытта гына чыгып, үз фикереңне ярып әйтеп, дәрәҗәле кешеләр белән чыгып көчле итеп әйтергә кирәк.

Хәзер Татарстанда пикет ясаучылар һөнәре барлыкка килде шикелле. Ике көннең берендә пикетка чыга башладылар. Кеше үз эшен эшләргә тиеш, әгәр аның милләтенә, теленә, диненә кагылалар икән, шул вакытта гына чыгарга кирәк.


"Үземнән канәгать түгелмен"


– Драматург, режиссер, актер, педагог Илгиз Зәйниев берничә елдан үзен нинди сыйфатта күрә? “Зөбәйдә - адәм баласы” спектаклендә җырлыйсың да әле?

– Шул җырчы булырмын, мөгаен. Боларын җиренә җиткереп эшлисе иде, Алла бирсә. Элек, 20 яшькә кадәр, лаеклы әсәр язарга хыяллана идем. Әгәр язып булмаса, әдәбият белән араларны өзәргә әзер идем. 18-19 яшьтә пьесаларым Академия театрында куелды һәм драматургия өлкәсендә буталып йөрергә хакым бар дип уйлыйм. Әле дә язудан туктаганым юк. Бүгенге көндә төп шөгыльләрем – драматургия һәм режиссура. 30 яшькә кадәр игътибарга лаек спектакль куярга хыялланам. Ничек килеп чыгар. Әле тагын биш елым бар.

– Яшь килеш уңышка ирешкән шәхесләрнең тора-бара илһамнары сүрелә диләр. Бу хәл дә синең белән кабатланудан курыкмыйсыңмы?

– Моңа әзер булырга кирәк. Гомер буе йөз процентка эшләп булмый. Тукай да мәңгелек мирасын 27 яшендә чыгарып бетергән. Тормышта максаты калмаган. Бәлки башка жанрда яза алмасам, бүтәннәр язган буенча спектакль куярмын, һичьюгы, сәхнәгә чыгып уйный алам. Актерлык дипломы тик ятарга тиеш түгел бит. Бер дә булмаса, үзең әйткәнчә, җырлап та җибәрә алам. Киләчәктә ул-бу була калса, һөнәрсез калмаячакмын дип уйлыйм.

– Киносәнгате белән мөнәсәбәтләр кора башладың. Син уйнаган “Бибинур” фильмын уңышлы дип санарга буладыр. Татар киносын киләчәктә нинди сыйфатта күрәсең? Популяр киномы яки авторлык иҗаты итепме?

– Ул берничек тә популяр була алмас. Тырышып та карарга кирәкми. Ул үз-үзен аклый алмаячак. Бөтен өмет энтузиастлар, берничә кеше җыелып, бер камерага төшергән чын иҗат җимешләренә.

Кино кануннарын укыштыргалап, киносценарий язып караганым бар. Фәкать тәҗрибә өчен язып карадым. “Бибинур”ны төшергәндә, процессны күзәтеп буталып йөрдем. Әгәр фикердәшләр табылса, берәр нәрсә төшереп карасак та була.

– Синең китап укырга яратканыңны беләм. Бигрәк тә XX гасыр татар әдәбиятын мөкиббән китеп яратканыңны. Ул заманда язылган әсәрләр бүген дә актуальмы?

– Әйе, китап укырга яратам. Ләкин бер китапка гына басым ясап, берничә көн буе шуны укып йөри алмыйм. Диванда бер китап, өстәлдә икенчесе, театрда өченче китап ятырга мөмкин. Соңгы истә калганнары арасында Шамил Галәветдинов, Робин Шарма әсәрләре бар. Фатих Әмирханны укыйм.

Минем Фатих Әмирханнар заманында яшисем килә. Әгәр рөхсәт итсәләр, бүген үк күченеп китер идем. Татар ренессансына, XX гасыр татар әдәбиятына гашыйкмын. Ләкин Алла мине бүгенге заман өчен яраткандыр. Димәк, хәзер мин кирәгрәк.

– Камал театры репертуары үзгәргәне күзгә күренеп тора. Халыкара проектлар башкарыла, синең әсәрең буенча фэнтэзи-спектакль куялар. Син театр сәясәте белән канәгатьме?

– Әгәр мин театрда эшлим, ташлап качмаганмын икән, димәк, бар нәрсә дә канәгатьләндерә. Минемчә, репертуар бик акыллы тупланган. Зәвыкка туры килә торган бөтен әсәрләр дә бар. Чит ил, татар классикасы, заман әсәрләре – барысы да бар кебек. Безнең театр барысын да тигезләп халыкка хезмәт итә.

Быел күп әсәрләр чыкмыйча калды. Мин моны зур премьералар булуы белән бәйлим. Ун начар спектакль чыгарганчы, бер-ике сыйфатлы тамаша чыгару мөһимрәк дип саныйм. “Кечтүкле уен”ны озак эшлибез. Гомумән, балалар спектакленә мөнәсәбәтебез начар, аңа җиңелрәк карыйбыз, ләкин сәхнәне күбәләкләр, чәчәкләр белән генә бизәп әкияти дөнья ясап булмый. Режиссер Радик Бариев бик сыйфатлы әсәр эшләргә тырыша. Ничек килеп чыгачагын, алдагы сезонда күрербез.

– Быел шактый күңелсез хәлләр булды. Фирдәвес Әхтәмова, Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин кебек театрга кадерле шәхесләр бакыйлыкка күчте. Буыннар алмашы кирәк дигән сигнал сизмисеңме?

– Бу кешеләрнең киткәне турында уйларга да куркам. Бөтенесе минем өчен бик кадерле кешеләр. Фирдәвес апа минем пьеса буенча куелган “Мәхәббәт турында сөйләшик” спектаклендә уйнады. Пәрдә артында да гел миңа терәк булды, берәр куанычлы хәл булса, бергә шатлана торган иде.

Шамил әфәнде безне барыбызны да балалары кебек кабул итте. Аның ярдәменнән башка театрда бер мәсьәлә дә каралмады. Әле мин 11 сыйныфта укыган чакта ук Фәрит Бикчәнтәев җыйган актерлык курсына укырга чакырган кеше булды ул. Кем инде мин аның өчен? Гади авыл укучысы, ә инде шул вакытта ук ул төрле яшьтәге кешеләргә игътибар белән карады.

Туфан абыйның юк икәненә әле дә ышанып бетә алмыйм. Ничек инде ул Туфан абый юк? Мин мәктәптә укыганда ук бар иде ул. Туфан абый әсәрләрендә үстем, мин генә түгел, әллә ничә буын алмашынды, ләкин Туфан ага әсәрләре әле дә актуаль. Әле тагын кимендә йөз ел аның әсәрләре сәхнәдән төшмәс.

Туфан Миңнуллинның беркайчан минем белән утырып сөйләшкәне булмады, беркайчан да үгет-нәсыйхәт бирмәде. Миңа аның белән кул биреп күрешү үзе бер бәхет иде. Чөнки Туфан ага бик принципиаль кеше буларак, теләсә кем белән исәнләшеп йөрмәде.

Бу кешеләр киткәч, үземне ятим итеп хис итәм. Теләсә кем төртеп җибәрергә мөмкин, кыерсыта ала. Бәлки нәкъ менә шундый олуг шәхесләр китүе безнең өчен сигнал булырга тиеш. Олылар ярдәменнән башка алдагы тормыш юлында үзеңә барырга мөмкинлек бирелә. Шәхес буларак җитлегүнең иң югары ноктасына җиткәнбездер, мөгаен.

– Бу һөнәргә ник килдем дип үкенмисеңме?

– Бүгенге көндә башлаган эшләр бихисап. Искә алып сөйләрлек әйберләр эшлисем килә. Әлегә үзем белән канәгать түгелмен. Тагын кимендә 25 елдан соң гына артка карап эшләрем белән мактанып сөйлисем килә. Бүгенге көндә мин беркем түгел. Алда эшләргә, эшләргә һәм эшләргә кирәк.
XS
SM
MD
LG