Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Башкортстан көннәре уза


Истанбулда узган елгы Сабан туе
Истанбулда узган елгы Сабан туе

24-26 майда Истанбулда Башкортстан мәдәнияте көннәре уза. Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге чараларга Уфадан рәсми делегация килде. Солтанәхмәт мәйданында зурлап уздырылган Сабан туе чараларга нокта куячак.


Чаралар Төркия һәм Башкортстанның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге бәйләнешләрен үстерү максатында оештырыла. Уфадан килүче рәсми делегациягә Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтев, президент идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Мәрдәнов, Уфа мэры Ирек Җәлалов, мәдәният министры вазифаларын башкаручы Камилә Дәүләтова һәм башка мәртәбәле кунаклар керә дип хәбәр итте "Азатлык"ка Башкортстанның TURKSOY оешмасындагы рәсми вәкиле Әхәт Салихов.

24 майда сәгать 16.00да Уфаның Мостай Кәрим исемендәге 158нче лицее һәм Истанбулның Чапа Анадолу укытучылар лицее арасында хезмәттәшлек килешүе имзалана. Ике уку йортының педагогика өлкәсендә тәҗрибә алмашуы күздә тотыла.

25 май көнне уникенче яртыда Истанбул университетының әдәбият факультеты янында бөтен төрки дөньяда танылган галим Әхмәт Зәки Вәлиди Туган исемендәге парк һәм һәйкәл ачылачак.

Татар-башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе, тарихчы, төрколог, фәлсәфә фәннәре докторы, Манчестер университетының шәрәфле докторы Зәки Вәлиди 1925 елда Истанбул университетында укытучы һәм профессор булып эшли башлый. 1953 елда Истанбул университеты каршында оешкан Ислам дөньясын өйрәнү һәм тикшеренү институтын җитәкли. Галим 1970 елда Истанбулда вәфат булды. Шуңа күрә Зәки Вәлидинең һәйкәле һәм паркының Истанбул университеты территориясендә ачылуы галимнең куйган хезмәтләренә лаеклы бәя булыр дип санала.

Шул ук көнне сәгать кичке тугызынчы яртыда Башкортстан яшьләр милли театры танылган төрек драматургы Түнҗәр Җүҗәнуглының “Чык” исемле спектаклен куячак. Тамаша Сарачханә театрының Рәшат Нури сәхнәсендә куелачак.

Башкортстан көннәре гадәттәгечә Сабан туе белән тәмамлана. Ул 26 майда сәгать 15.00тә Солтанәхмәт мәйданы янындагы Мәхмәт Акиф Әрсой паркында узачак. Быел башкорт Сабан туе Төркиядә җиденче тапкыр уза.
XS
SM
MD
LG