Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа җитәкчеләрендә икътисади кризисны чишү юллары турында бердәм фикер юк


Узган төндә Брюссельдә тәмамланган Европа Берлеге җитәкчеләренең гайре рәсми саммитында Грецияне халыкара кредитлар турында килешүләр көчендә булган кадәр еврозонада калдыру кирәклеге турында килешенде.

Берлекнең 27 әгъза иле җитәкчеләре кичә кичке ашка очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - Европада икътисади үсеш һәм бурычларны арттырмау юлларын табу иде.

Очрашу вакытында дәүләт башлыклары арасында фикер аермалыклары булуы күзәтелде. Кайберәүләр, атап әйткәндә Германия канцлеры Ангела Меркель, проблемалары булган илләр беренче чиратта бюджет дефицитын киметергә тиеш, дип белдерде. Франциянең яңа президенты Франсуа Олланд исә, икътисади үсеш һәм яңа эш урыннары булсын өчен өстәмә инвестицияләр җәлеп итүне яклый.
XS
SM
MD
LG