Урам җыеннарын оештыручыларның берсе булган Алексей Навальный полициягә буйсынмауда гаепләнеп 15 тәүлек утырып иреккә чыкты.
Блогер Навальный үзен каршы алган тарафдарларына рәхмәтен белдереп алар белән кичкә кадәр саубуллашты. Кичен ул инде ике атналап Мәскәүдә дәвам иткән халык йөрешенә чыгачагын әйтте.
Навальный 12 июньдә Русия хакимиятләренең сәясәтенә каршы урам җыены оештыруын һәм соңыннан сентябрь башында үтәчәк илкүләм ризасызлык чарасына әзерләнәчәген белдерде.
Бүген шулай ук иреккә оппозициянең икенче бер җитәкчесе, "Сул фронт" координаторы Сергей Удальцов чыкты.