Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 18:59

Төрки яшьләрне туган тел, мәдәният проблемнары борчый


“Азатлык” яшьләре чәйханәдә фикер алыша

“Азатлык” яшьләре чәйханәдә фикер алыша

17-19 май көннәрендә Әнкарада төрки яшьләрнең чираттагы халыкара җыены узды. Татарстан вәкиле буларак анда Чаллыдан “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Булат Гатин катнашты һәм татар проблемнары турында чыгыш ясады.


Булат Гатин Төркиядә узган җыеннан соң Чаллыга кайткач, “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре шәһәрнең “Стамбул” чәйханәсендә фикер алышу кичәсе уздырды. Яшьләрнең бу очрашуында татар милли хәрәкәте әйдаманы Зиннур Әһлиуллин да катнашты. Чәй артындагы сөйләшүләрдән соң без Төркиядә узган җыенның эчтәлеге белән кызыксындык. Беренче кызыксынуыбыз – ни өчен бу җыенга “Азатлык” яшьләре җитәкчесе Наил Нәбиуллин яки оешманың Чаллы рәисе Илмир Салих яисә зур тәҗрибәсе булган Дамир Шәйхетдин бармаган?

“Белүемчә, төрки халык яшьләренең халыкара оешмасы 90нчы еллар башында төзелә. Беренче зур корылтай Төркиядә 1992 елда уза. Шуның белән төрки яшьләргә аралашу мәйданы ачыла. Бу мәйдан, Аллага шөкер, хәзер дә эшләп килә. Төркиядәге җыенга минем бармауның сәбәпләре бар. Соңгы вакытта Казанда бик күп чаралар билгеләнгән иде. Анда катнашу зарур булды.

Төркиягә Булатның баруы да файдалы булды. Ул гыйлемле, кеше белән аралаша белә, төрек телендә дә сөйләшә”, дип аңлатма бирде безгә Наил Нәбиуллин.

“Җыен Әнкарада узды. Биредә бар төрки дөньядан диярлек вәкилләр катнашты. Татарлар, башкортлар, чуашлар, Кавказ якларыннан, Урта Азиядән, Гыйрактан, Ираннан,Төрекманстаннан, Македониядән, кырымтатар яшьләре дә бар иде. Җыелышып, төрки яшьләр корылтаеның быел кайда үтәчәге хакында башлап сүз алып бардык. Төрки яшьләр корылтаен август-сентябрь айларында Кыргызстанда уздыру турында килешенде.

Булат Гатин

Булат Гатин

Мондагы чыгышымда төрки яшьләрнең үз Ватаннарына булган ярату хисләрен тагын да уяту, үстерү хакында сөйләдем һәм бу мәсьәләне ачтым дип уйлыйм. Бу юнәлештә зыялыларның эшчәнлеге зур булуына басым ясадым. Төрки дөнья яшьләре үз фикерләрен бар кыйтгаларга җиткерергә һәм алдынгы булырга тиешлекләренә басым ясадым.

Татар яшьләре проблемнары да көннән-көн арта бара. Безне, Русиядә яшәүче бар төрки халыкларны, тел мәсьәләсе нык борчый. Үз ана телебездә белем алу мөмкинлеге булса да, имтиханнарны башка телдә бирергә мәҗбүр итәләр. Шуңа хәзер балалар, ата-аналар туган телдә укуны сайламый. Бу – зур проблем, шул хакта һәр вәкил ачынып сөйләде. Дәүләте булмаган төрки халыкларның язмышы авыр икәне тагын бер тапкыр күренде. Кырым кардәшләребез дә шул исәптә. Алар хәзер үзләренә карата булган депортацияне, геноцидны халыкара тикшерү дәрәҗәсенә күтәрү өстендә эшли һәм без аларны яклыйбыз да.

Карачайларның да, ногайларның да, чуашларның да, Себер татарларының да, шор халкының да, Русиядәге бар төрки халыкларның да тел, уку-укыту мәсьәләсендә кыенлыклары җитәрлек икән. Шор халкы вәкилләре әйтүенчә, 35 яшьтән кече булганнар туган телләрен онытып килә. Шундый ук хәл Иранда яшәүче азәрбайҗаннар, Гыйракта яшәүче төрекмәннәр арасында да күзәтелә икән.

Дәүләтләре булган милләтләргә дә, Казакъстан яки Кыргызстанда да тел проблемы күренеп тора. Алар да урыс теле артында яши. Ләкин алар үз сәясәтләрен алып бара ала һәм аларга җиңелрәк, мөмкинлекләре бар.

Русиядә яшәгән төрки халыкларның ана теле проблем булып кала һәм аны куллану киңлеге, даирәсе торган саен кимү, азаю ягына бара. Без моны урыс булмаган халыкларга карата Мәскәү алып барган сәясәтнең бер йогынтысы дип бәялибез. Меңләгән мәктәпләр ябыла бит. Бу очракта Гаяз Исхакый фаразларына да ышана башлыйсың.

Тәлгат Әхмәдишинга аталган истәлек

Тәлгат Әхмәдишинга аталган истәлек

Чыгышымның соңгы өлешендә мондый фикерләр дә әйттем – мөстәкыйль яшәгән төрки дәүләтләрдә йөзләгән мең татар яши. Аларга карата Мәскәүдәге кебек ассимиляция сәясәте алып бармаска, кардәшләребезнең телен, мәдәниятен саклап калуда ярдәм кулы сузуны сорап мөрәҗәгать иттек. Алга таба мондый караш аларга Идел-Урал якларындагы туган якларына кайтырга, шунда кайтып тормыш башларга мөмкинлек бирер иде дигән фикерләребезне дә җиткердек”, диде Әнкарада узган төрки яшьләр җыенында катнашкан Булат Гатин.

Булат әйтүенчә, әлеге җыенда “Азатлык” татар яшьләре берлегенең шәрәфле рәисе Тәлгат Әхмәдишинның исеме зур хөрмәт белән искә алынган. Аңа тапшыру өчен истәлек бүләге дә бирелгән.

“Азатлык” яшьләренең очрашып сөйләшүләре хакында элекке рәис Дамир Шәйхетдин дә үз мөнәсәбәтен белдермәкче иде. Кызганыч, нәкъ шул мизгелдә аңа кесә телефоныннан шалтыратып, әнисенең вафат булуын җиткерделәр. “Азатлык” хәбәрчесе, яшьләр Дамир әфәнденең кайгысын уртаклашты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG