Accessibility links

"Amnesty International" хисабында Русиядә полициянең тоткыннарга каршы көч куллануы телгә алынган


"Amnesty International" исемле халыкара кеше хокукларын яклау оешмасы әзерләгән еллык хисабында, дөньяның 93 илендә сүз иреге чикләнгән, диелгән. 101 илдә хакимиятләрнең урам җыеннарын көч кулланып таратуы, полициянең тоткыннарга көч белән басым ясавы күзәтелгән.

Иң зур золымга дучар булган илләр арасында Кытай, Төньяк Корея, Якын Көнчыгыш һәм Африканың берничә дәүләте, алар арасында Сенегал, Уганда һәм Ангола бар.

Узган ел Бразилия, Мексика һәм Колумбиядә активистлар үтерелгән. Хисапта шулай ук элекке совет илләре булган Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Азәрбайҗанда кеше хокуклары торышы яхшырмаган, диелгән.

Хисапның зур өлеше Русиягә багышлана. Узган ел Русиядә булган сәяси, дини, социаль һәм экология таләпләре белән оештырылган урам җыеннарында халыкның сүз һәм җыелу иреге бозылды, диелгән. Хокук яклаучылар һәм оппозициядәге журналистлар элеккечә эзәрлекләнә, телевидение һәм башка мәгълүмат чаралары дәүләт контролендә. Моңа өстәп, Русиядә узган ел тәртип саклаучыларның тоткыннарга каршы көч куллану очраклары булды, диелгән хисапта. Шулай ук Русия мәхкәмәләрендәге коррупция аерым телгә алынган.
XS
SM
MD
LG