Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда президент сайлавының соңгы көне


Бүген Мисырда президент сайлавының икенче һәм соңгы көне. Ил тарихында беренче тапкыр халык ирекле президент сайлавында катнаша. Бу урынга 12 намзәт дәгъва итә. Күзәтүчеләр аларның дүртесенең җиңү ихтималы зур, дип фаразлый. Алар арасында Гарәп илләре лигасының элекке башлыгы Әмр Мусса, урта карашлы исламчы Габделмөнәим Әбүлфутух һәм “Мөселман кардәшләре” хәрәкәте яклаган Мөхәммәд Мурси.

Кичә башланган сайлауда җиңүче булмаса иң күп тавыш алган ике намзәт июнь аенда икенче турда көч сынашачак. Узган ел Һөсни Мөбәрәкнең президент урыныннан читләштерелүеннән соң ил белән идарә иткән вакытлы хәрби шура хакимиятне сайлауда җиңәчәк көчләргә тапшырырга вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG