Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:50

Казан оппозициясе Сәфәровның Татарстан вице-премьеры итеп билгеләнүенә каршы имза җыя


“Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге һәм Казан ватандашлар берлеге Татарстанның элекке эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның республика вице-премьеры итеп билгеләнүенә каршы кампания башлады.

“Яблоко” вәкиле Руслан Зинатуллин сүзләренә караганда, Дәүләт шурасы депутатларын Сәфәрәвны бу вазифага билгеләмәскә чакырган хатка имза җыю бара.

Казандагы "Дальний" полиция бүлегенә ябылган 52 яшьлек Сергей Назаровның үлеменнән соң Казан хокук яклау үзәге һәм "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итеп Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде.

XS
SM
MD
LG