Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:14

Башкортстан президенты нефть тармагында кыскартуларга ризасызлык артачагы турында кисәтә


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республикада нефть берләшмәләрендәге кыскартуларга ризасызлык артып каршылык чаралары башланырга мөмкин, дип сөйләде Reuters мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәдә.

2009 елда республиканың “Башнефть” һәм тагын берничә нефть ширкәте Мәскәүдәге АФК “Система” инвестиция ширкәтенә сатылды. Мәскәүдәге җитәкчелек ширкәттәге кайбер эш урыннарын кыскарта, кайбер кешеләрне Мәскәүгә күчерә, дип хәбәр ителә.

“Башнефть” матбугат хезмәтендә кыскартуларга ризасызлык белдереп урам җыеннары булу ихтималын кире кактылар.

Сәясәт белгече Борис Кагарлицкий Хәмитовның бу сүзләренең нигезе бар, дип саный.

“Март аенда Нефтекамски, Дүртөйле һәм Янаул шәһәрләрендә нефтьчеләр хезмәт хакларының кимүе һәм эш шартларының начараюына протест белдереп урамнарга чыккан иде”, диде белгеч.

XS
SM
MD
LG