Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда English First үзәге ачылды


Татарстан түрәләре инглиз телен өйрәтү үзәге ачылышында катнашты. Казан, 24 май 2012
Татарстан түрәләре инглиз телен өйрәтү үзәге ачылышында катнашты. Казан, 24 май 2012

Бүген Казанда инглиз телен өйрәтүче EF English First компаниясенең белем бирү үзәге ачылды. Бауман урамында урнашкан үзәкнең ачылышына Татарстан түрәләре дә кызыксыну күрсәтте.

Белем бирү өлкәсендә үзен дөнья лидеры дип атаган EF English First компаниясенең дөньяның алтмыш илендә дүрт меңнән артык мәктәбе эшли. Русиядә ширкәт 1993тән бирле эшчәнлек алып бара, хәзерге вакытта төрле шәһәрләрдә 35 мәктәп ачылган. Аның Татарстанда да бер бүлеген ачуы “Татарстан өчен инглизчә” програмы максатыннан башкарыла. Әлеге програм нигезендә Татарстанда инглиз теле укытучыларының белемнәрен күтәрү һәм дәүләт хезмәткәрләренә инглиз телен өйрәтү уйланыла.

Үзәктәге интерактив тактада Казан да күрсәтелде
Үзәктәге интерактив тактада Казан да күрсәтелде
2013 елда узачак Казан Универсиадасына бер ел вакыт калып барганда республика өчен инглиз теле мохите булдыру стратегик дәрәҗәдәге бурыч булып тора.

Үзәк ачылышына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның шәхсән килүе инглиз теле өйрәнүгә карата дәүләт тарафыннан күрсәтелгән игътибарны күрсәтә.

Үзәк ачылышында чыгыш ясаган президент сүзләренчә, инглиз телендә аралашу Татарстанда әле тиешенчә дәрәҗәдә түгел. Халыкара аралашу телен үзләштерүче дәүләт хезмәткәрләренә килгәндә дә уңышны зур дип әйтеп булмый.

“Татарстанның һәр җитәкчесе инглиз телендә сөйләшә белергә тиеш”, дип белдерде ул чыгышында инглиз телендә сәламләп.

EF үзен дөньяда инглиз телен өйрәтүдә лидер мәктәп дип белдерә
EF үзен дөньяда инглиз телен өйрәтүдә лидер мәктәп дип белдерә
Рөстәм Миңнеханов мондый үзәкләрнең республикада тагын да күбрәк ачылуын теләде. Һәм компаниянең инглиз телен интерактив юл белән өйрәтүеннән тыш, алга таба татар телен дә шундый ысул белән өйрәтү өчен програмнар әзерләүдә Татарстанның хезмәттәше булачагына басым ясады.

Татарстан президенты, татар телен өйрәтү буенча тиздән програм эшләнәчәген дә белдерде. Бу програм онлайн режимда инглиз телен өйрәтү тәҗрибәсе нигезендә башкарылачак.

Казанда ачылган әлеге үзәккә дәүләт хезмәткәрләре генә түгел, теләгән һәркем килә ала. Компаниянең Русиядәге мөдире Карл Кронстедт сүзләренчә, монда инглиз телен өйрәтү инновацион ысул белән башкарыла. Бер курс ике ай дәвам итә һәм гомум курслар 16 өлештән тора. Һәрбер курсны узган саен тиешле сертификатлар тапшырыла. Бер курсның бәясе 4 меңнән алып 10 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

EF English First Казанда Бауман урамында ачылды
EF English First Казанда Бауман урамында ачылды
Үзәктә инглиз телен өйрәтү дүрт төрле алып барыла. Боларның беренчесе – телне укытучы ярдәмендә өйрәнү, икенчесе – телне интернет аша онлайн режимда өйрәнү, өченчесе – үзәктә алган белемнәрне табигый шартларда практикада файдалану һәм дүртенчесе – төрле тестлар.

EF English First 2014 елда Сочида узачак кышкы Олимпия уеннарында тел програмнарын рәсми рәвештә тәэмин итүче һәм Казан Универсиадасының да партнеры булып тора.



[tatarstan.ru видеосы]
XS
SM
MD
LG