Accessibility links

Кайнар хәбәр

Риф Тойгын: "Язучылар берлеге иҗат рухы белән яшәр"


Риф Тойгын
Риф Тойгын

Күптән түгел Башкортстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае үтеп, анда берлек идарәсенең яңа рәисе сайланган иде. Әлеге җаваплы вазифа танылган шагыйрь Риф Тойгынга йөкләтелде. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


Башкортстан Язучылар берлегенең корылтае узган елда да узган иде. Анда берлек идарәсе рәисе итеп “Шоңкар” башкорт яшьләре журналы баш мөхәррире Азамат Юлдашбаев сайланды. Әмма күпмедер вакыт үтүгә ул корылтайның низамнамә буенча үтмәве ачыкланды. Шулай итеп Азамат Юлдашбаевка үз вәкаләтләрен калдырырга туры килде. Шуннан соң язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаен үткәрергә карар ителде. Бу җыен 16 мартта бик җәнҗаллы төстә узды. Ни өчен дигәндә, төрле төркем язучылар берлек рәисе итеп үз кешесен куярга омтылды. Шулай да киеренке шартларда барган тавыш бирүләрдә Риф Тойгын җиңеп чыкты. Аны яклап тавыш биргән әдипләр хәзер Риф әфәндегә зур өметләр баглый. Риф Тойгын - тәҗрибәле җитәкче. Озак еллар Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифаларын башкаруы хәзерге эшенә дә ярәм итәчәк дип исәпли ул.

Мин Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифаларын 13 ел башкарган кеше. Шуңа күрә рәис эше дә миңа яңалык түгел. Киләчәккә бурычлар, максатлар күп. Язучылар берлеге каләм әһелләренең туган йортына әйләнергә тиеш. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда ул бер төркем кешенең мәнфәгатьләренә генә хезмәт итүче оешмага әйләнгән иде. Хәзер мохтаҗларга ярдәм итүне арттырырга кирәк. Җылы сүз дә кайчагында әдипләргә үзенчә бер ярдәм. Һәм, гомумән, Язучылар берлеге астыртын эшләрдән азат булып, анда иҗат рухы гына хакимлек итәргә тиеш.

Элекке елларда – 80-90нчы елларда районнарга чыгып күчмә утырышлар, яшь каләм әһелләрене кулүязмаларын тикшерү гадәткә кергән иде. Әмма соңгы вакытта бу сүрелде. Хәзер бу юнәлештә эш барачакмы?

Һичшиксез, бу юнәлештә эшне җанландырачакбыз. Менә әле безнең куанычлы вакыйга булды. Безгә хөкүмәт микроавтобус бирде. Бу да безнең эшне җиңеләйтә. Хәзер без үз автобусыбызда районнарга иҗат сәфәрләренә бара алабыз.

Яшь язучыларга ярдәм итү җәһәтенән нинди эшләр тора?

Яшь һәм башлап язучыларга да игътибар артачак. Аннан без районнардагы мәктәпләр укучылары белән бәйләнешләрне, аларны тәрбияләүне киңәйтү ягында. Ни өчен дигәндә, безнең балалар – алар безнең укучылар. Аларны китапка, туган телгә якынайтырга тырышачакбыз.

Элегрәк яшь каләм әһелләре әдәбиятка төркем булып килә иде. Хәзер Сез шундый шытымнар бирә торган җирлек күрәсезме?

Дөресен әйткәндә, моны күрмим мин. Хәзер яшь дип аталган каләм әһелләре дә 40-50 яшьлек. Нинди яшь язучы булсын инде алар... 35 яшькә җитмәгән ике өметле язучы бар, шуның белән вәссәлам. Элек менә сәләтле шагыйрьләр Рәис Түләк, Колдәүләт бар иде. Алар үз-үзләрен харап иттеләр. Ә хәзер аларны корбан итеп күрсәтергә тырышалар. Имеш, алар фатирсыз интеккән. Рәис Түләк Сибайда 4 бүлмәле фатир алган иде. Яшәсен иде Сибайда, кем аны Уфага көчләп китергән. Колдәүләткә дә Уфада фатир бирделәр. Кеше үзен үзе сакларга һәм тормышта үзенә юл салырга тиеш. Кешегә гаеп ташлау ярамый алай.

Сезне Татарстан язучылары белән элемтәләрне арттыру яклы дип тә белә күпләр?

Әйе, мин бу мәсьәләдә үзгәрешләр телим. Без Татарстан язучылары белән бәйләнешләрне арттырачакбыз. Әле менә без үзебез дә Казанда булып кайттык. “Казан утлары” юбилеенда булдык, икенче көнне Татарстан язучылары корылтае эшендә катнаштык. Мин безне чакыруны зур хөрмәт буларак кабул иттем. Тормышлар авыр, шуңа күрә безгә бергә булырга кирәк. Дошман эзләмичә, тату булып, аралашып яшик.
XS
SM
MD
LG