Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәктәпне тәмамлаучылар бәйрәм итә


Соңгы кыңгырау бәйрәме. Архив фотосы
Соңгы кыңгырау бәйрәме. Архив фотосы

25 май көнне Башкортстанда мәктәпләр һәм гимназияләр укучылары тантана итте. Соңгы кыңгырау бәйрәме бу көнне һәр белем учагында һәм мәйданнарда оештырылды. Уфада да бик күп тантаналар булып үтте.


Башкортстанда быел соңгы кыңгырау 70 мең чамасы мәктәп укучысы өчен яңгырады. Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар 27 мең кеше булса, тугызынчы сыйныфка нокта куючылар 43 мең бала. Әлеге көн аеруча унберенче сыйныф укучылары өчен тантаналы. Алар бу көнне мәктәпләрдә дә, төрле мәйданнарда һәм ял бакчаларында да мәдәни чаралар оештырды. Мәктәпләрдә тантаналы кичәләр, ата-аналарны чакырып укытучыларга рәхмәт әйтүләр үтте.

Уфаның Ленин исемендәге мәйданында иң зур чараларның берсе – чыгарылыш сыйныф укучыларының гомум бәйрәме меңнәрчә кешене җыйды. Анда җыр-биюләр дә, тантаналы йөрүләр дә, бергәләп фотосурәткә һәм видеога төшүләр дә озак истә калырлык.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын республиканың мәгариф министры Әлфис Гаязов котлады.

Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә иминлек чараларын көчәйтү өчен дә зур әзерлек алып барылган иде. Белем учакларының үз сак хезмәтләреннән тыш, полиция хезмәткәрләре дә җәлеп ителде бу хәстәрлеккә.

Бәйрәмнәр үтте һәм хәзер унберенче сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнары көтә. Беренче имтиханнар 28-29 май көннәренә үк билгеләнгән. Мәктәпне тәмамлаучыларның күпчелеге бүгеннән үк кайда укырга керергә имтиханнар бирергә җыенуларын да белә.

Башкортстан татар мәктәпләре укучылары өчен быел да Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләренә барып укырга керү мөмкинлеге тудырыла. Бөтендөнья Татар конгрессы аша оештырылучы төркемнәргә быел 200дән артык яшь-җилкенчәктән гаризалар тапшырылган.
XS
SM
MD
LG