Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:34

Уфадагы “Урал моңы” бәйгесе яңа талантлар ача


Башкортстанда төрки яшьләрнең “Урал моңы” халыкара җыр-музыка ачык бәйге-фестивале бара. Уналтынчы тапкыр оештырылган шушы бәйге Башкортстан дәүләт филармониясендә һәм аның Гала-концерты Уфадагы мәһабәт Нефтьчеләр мәдәният сараенда үтә.


Быелгы бәйгедә дә, гадәттәгечә, сәнгать төркемнәре дә, аерым башкаручылар да катнаша. Җәмгысе 50 башкаручы сайлап алынган бу бәйгегә. Казакъстан, Кыргызстаннан, Татарстаннан, Саха-Якутиядән, Алтайдан, Дагыстаннан, Калмыкстаннан, Кырымнан, Тывадан, Карачай-Черкесстан, Хакасиядән һәм башка төбәкләрдән дә яшь җырчылар үз сәләтләрен күрсәтә бу ярышмада.

Бәйгедә катнашучыларга бай мәдәни-ял програмы да әзерләнгән. Мисал өчен, 25 май көнне кунаклар Иглин һәм Бүздәк районнарында булды. Иглин районында алар зур концерт күрсәтсә, Бүздәк районында сәнгать осталары анда Сабантуй бәйрәме үзәгендә булды.

“Урал моңы” бәйгесенең гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү 26 май көнне Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда үтәчәк. Гран-прины яулаучыга башка кыйммәтле бүләкләрдән тыш, “Төрксой” оешмасының 3 мең доллар күләмендәге күчтәнәче дә әзерләнгән.

XS
SM
MD
LG