Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Украина депутатлары русчаны рәсми тел итү мәсьәләсендә сугышты


Украинаның Югары радасы рәисе Володимир Литвинның кичәге хәлдән соң парламентны таратып яңа сайлаулар оештыру тәкъдимен депутатлар кире какты. Пәнҗешәмбе булган хәл “Украинада парламент системасының тирән кризиста булуын күрсәтте” диде Литвин.

Кичә парламентта хакимияттәге Регионнар партиясе тәкъдим иткән русчаны Украинада икенче рәсми тел итү турындагы канун өлгесе тикшерелгән вакытта депутатлар сугыша башлады. Юлия Тимошенко блогыннан бер депутат яраланып хастаханәгә салынды. Кичә бер меңләп кеше катнашында бу канунга каршы урам җыены узды. Бүген дә оппозицияне яклаган йөзләгән кеше парламент бинасы каршына җыелды.

XS
SM
MD
LG