Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин чит илгә беренче сәфәренә Минскига бара


Өченче мөддәткә президент булып сайланган Владимир Путин үзенең чит илгә беренче сәфәренә Беларуска барачак. Кремль хәбәр итүенчә, Путин Минскига 31 майда бара.

1 июньдә Путин канцлер Ангела Меркель белән сөйләшер өчен Германиягә китә, соңыннан яңа сайланган президент Франсуа Олланд белән очрашыр өчен Франциягә бара.

2000-2008 елларда президент булган Путин өченче мөддәткә 7 майда кереште. Соңгы дүрт елда Дмитрий Медведев президент булганда Путин премьер-министр булып торды.
XS
SM
MD
LG