Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә шәригать кануннары кирәклеге турында әйткән адвокат Дагир Хасавовка каршы җинаять эше ачылды


Адвокат Дагир Хасавовның "Русиядә шәригать кануннарын булдырырга кирәк" дигән сүзләре өчен Русия прокуратурасы аңа каршы җинаять эше ачты. Узган айда “Рен-ТВ” телевидениесенә биргән әңгәмәсендә адвокат Русия мөселманнары дөньяви мәхкәмәләргә ышанмый, дип белдергән иде. Моның өчен ул “нәфрәт һәм экстремизм тудыруда” гаепләнде.

Мөселман руханиләре илдә шәригать мәхкәмәләрен булдыру дөрес түгел, Русиядә дәүләт белән дин аерылган, дип белдерде.

Үз чыгышыннан соң адвокат Русиядән чит илгә китте.
XS
SM
MD
LG