Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Зәки Вәлидигә һәйкәл ачылды


Сулдан уңга: Башкортстанның Төркиядәге рәсми вәкиле Каншаубий Мизиев, TURKSOY җитәкчесе Дүсән Касәинов, Башкортстан премьер-министр урынбасары Салават Сәгыйтев, Фатиһ районы башлыгы Мостафа Демир, галим Нүзат Ялчынтай, Сүбидәй Туган, Уфа мэры Ирек Ялалов
Сулдан уңга: Башкортстанның Төркиядәге рәсми вәкиле Каншаубий Мизиев, TURKSOY җитәкчесе Дүсән Касәинов, Башкортстан премьер-министр урынбасары Салават Сәгыйтев, Фатиһ районы башлыгы Мостафа Демир, галим Нүзат Ялчынтай, Сүбидәй Туган, Уфа мэры Ирек Ялалов

25 майда Истанбулда Башкортстан мәдәнияте көннәре кысаларында галим Әхмәт Зәки Вәлиди Туган исемендәге парк һәм һәйкәл ачылды.

Чарада Башкортстанның премьер-министр урынбасары Салават Сәгыйтев җитәкчелегендәге рәсми делегация, TURKSOY җитәкчесе Дүсән Касәинов, Истанбулның Фатиһ районы башлыгы Мостафа Демир, Русиянең Истанбулдагы баш консуллыгы вәкилләре, Зәки Вәлидинең улы Сүбидәй Вәлиди һәм укучылары катнашты.

Истанбул университеты әдәбият факультеты янында урын алган Зәки Вәлиди һәйкәле һәм паркы Башкортстан хакимияте, TURKSOY халыкара оешмасы, Истанбулның Фатиһ районы башлыгы Мостафа Демир ярдәме белән ачылды.
Кунаклар ачылыш тасмасын кисә
Кунаклар ачылыш тасмасын кисә


Ачылышны Башкортстанның Төркиядәге рәсми вәкиле Каншаубий Мизиев алып барды. Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтев үз чыгышында Зәки Вәлидигә Истанбулда һәйкәл куелуын, парк ачылуын никадәр әһәмиятле вакыйга икәнен әйтеп узды һәм Башкортстан академигына Төркиядә шулкадәр хөрмәт күрсәтелүенә куанычын белдерде. Аның сүзләренчә, бу вакыйга Башкортстан белән Төркия элемтәләрен үстерүгә дә үз өлешен кертер.

TURKSOY җитәкчесе Дүсән Касәинов, Зәки Вәлиди Башкортстанда гына түгел, бөтен төрки дөньяда әһәмиятле исем булуын билгеләде һәм TURKSOYның 2010 елны Зәки Вәлиди елы дип игълан итүен искә төшереп узды. 2010 елда Зәки Вәлиди паркы Әнкарада да ачылган иде.
Һәйкәл ачылышы
Һәйкәл ачылышы


Зәки Вәлидинең укучыларыннан булган төрек галиме Нәүзат Ялчынташ укытучысы белән бәйле якты хатирәләрен уртаклашты. “Зәки Вәлидигә һәйкәл һәм парк ачылуын куйган хезмәтләре өчен бурычны түләү дип кабул итсәк тә була”, ди ул.

Сүз уңаеннан, Зәки Вәлидидән сабак алган Ялчынташ соңыннан Истанбул университетында Төркиянең бүгенге президенты Абдуллаһ Гүлгә дәрес биргән.

Истанбул университеты профессоры Коркут Туна Зәки Вәлидине, “Уфадан Истанбулга килгән, университетыбызны яктырткан нур”, дип искә алды.

Чарада Зәки Вәлидинең улы Сүбидәй Туган да катнашты һәм әтисе белән бәйле хәтирәләрен сөйләде. “Әтием башкорт, шул ук вакытта Төркия төреге дә иде. Монда яшәгәндә Ватаныбыз Башкортстанны бик сагына иде, аны күңелендә йөртте. Башкорт тауларын сагынып, мондагы Олытауга барырга ярата иде. Шул ук вакытта Истанбулны, мондагы китапханәләрне бик ярата иде”, дип галимнең улы Туган гаиләсеннән һәйкәл һәм парк ачылышын оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Зәки Вәлидинең улы Сүбидәй Туган
Зәки Вәлидинең улы Сүбидәй Туган


Һәйкәл һәм парк ачылуына зур өлеш керткән Истанбулның Фатиһ районы башлыгы Мостафа Демир үз чыгышында, Зәки Вәлидинең Төркиягә килүе аның өчен дә, Төркия өчен дә файдалы булды, диде. “Зәки Вәлиди Париж, Берлиннан чакырулар алуына карамастан, Истанбулга килгән. Бу аның төрки дөньяны никадәр нык
яратуын күрсәтә”, диде Демир.

Парк һәм һәйкәл ачылышына рәсми башкорт делегациясе белән бергә артистлар да килде. “Мирас” фольклор төркеме тамашачылар өчен башкорт биюләрен күрсәтте, курай көйләрен яңгыратты.
"Мирас" төркеме чыгышы
"Мирас" төркеме чыгышы
XS
SM
MD
LG