Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран рәсмие баетылган уран эзләрен “гадәти техник җитешсезлек” дип аңлатты


Тәһран – Иран рәсмиләре, илнең бер ширкәтендә табылган баетылган уран эзләре “гадәти техник җитешсезлек” нәтиҗәсе дип белдерә.

Халыкара атом энергия идарәсендәге Иран вәкиле Али Ашгара Солтаниянең бу белдерүен бүген Иранның рәсми ИРНА агентлыгы таратты.

Җомга көнне идарә белгечләре Иранның Кум шәһәре янында урнашкан бер ширкәттә корал ясау өчен кулланыла торган баетылган уран эзләре табылуы турында хәбәр иткән иде.

Белгечләр фикеренчә, Иранның аңлатмасы ышанырлык булып күренсә дә, өстәмә тикшерүләр кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG