Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:55

Финляндиянең Һүвинкәә шәһәрендә атышлар нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган


Һелсинки – Узган төндә Финляндиянең Һүвинкәә шәһәрендә атышлар нәтиҗәсендә кимендә 2 кеше һәлак булган.

Шаһитләр әйтүенә караганда, хәрби киемгә киенгән кеше шәһәр үзәгендәге ресторан түбәсенә менеп мылтыктан ата башлаган.

Нәтиҗәдә 18 яшьлек бер кыз урында һәлак булган, 18 яшьлек егет алган яралардар хастаханәдә вафат булган. Җәрәхәтләр алган тагын 7 кеше хастаханәгә китерелгән.

Ут ачучы качып котылган, ләкин шимбә иртәсенә полиция аның эзенә төшеп кулга алган. Аның ике коралы булган, ләкин ул каршылык күрсәтмәгән.

Полиция әйтүенә караганда, ул - 18 яшьлек гади фин егете, элегрәк бер җинаять тә кылмаган, корбаннары белән таныш түгел, ялгыз хәрәкәт иткән. Тикшерү эшләре дәвам итә.

XS
SM
MD
LG