Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия рәсмиләре Һуладагы үтереш өчен хөкүмәт көчләренең җаваплылыгын кире кага


Димәшк – Сүрия рәсмиләре Һула шәһәрендә 90нан артык кешенең һәлак булуы өчен хөкүмәт көчләренең җаваплылыгын кире какты.

Сүриянең тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Җиһад Әл-Максуди сүзләренчә, Һула шәһәрендә булган үтереш өчен «террорчыларны» гаепләргә кирәк. Рәсми Димәшк бу хәлне җентекләп тикшерәчәк, дип өстәде ул.

Сүриянең Хоул шәһәрендә дистәләрчә кешенең, шул исәптән 30дан артык баланың үтерелүен Берләшкән Милләтләр Оешмасы күзәтүчеләре дә раслады.

Җирле оппозиция бу кан коеш өчен хөкүмәт көчләрен гаепләде. Килгән хәбәрләргә караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә Һулада атышулар ишетелгәндә халыкара күзәтүчеләр анда кертелмәгән.

БМО генерал секретаре Пан Ги Мун һәм Сүриядәге махсус вәкил Кофи Аннан Димәшкны көч куллануын кичекмәстән туктатырга чакырды.
XS
SM
MD
LG