Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:36

Бүген иртә белән кайгылы хәбәр килеп иреште – татарның мәшһүр артисты Шәүкәт абый Биктимеров арабыздан китеп барган.


Шәүкәт абыйга 83 яшь иде. Соңгы вакытта ул бик каты авырды дип хәбәр иттеләр Камал театрында. Хәле авыр булган, кайчак кешеләрне дә танымаган. Шушы көннәрдә генә хастаханәдә ятып чыккан, ләкин хәле яхшырмаган.

Быелгы “Тантана” премиясенең “Намус һәм тугърылык” номинацисенә ул лаек иде, ләкин үзе килә алмады. Премия улына тапшырылды.

Шәүкәт абыйның рольләре шактый булды. Барысы да зур рольләр: Лениннан башлап, Туктамыш ханга кадәр уйнады. Даһи артист иде. Аның иҗат юлы уңышлы булды. Ләкин кешеләрнең күңелләрендә ул җор телле, киң һәм шат күңелле, тормышны яратучы Әлмәндәр карт булып калачак.

Шәүкәт абыйны соңгы юлга озату мәрәсиме 29 майда Камал театрында сәгать иртәнге 10да башлана. Артистның кайда җирләнәчәге әлегә хәл ителмәгән. Шулай да Камал театрында Шәүкәт абый Казанның татар зиратында җирләнер дип әйттеләр.

Белешмә:

Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туа, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.

Шәүкәт абый кеше күңелендә Әлмәндәр карт булып калачак

Шәүкәт абый кеше күңелендә Әлмәндәр карт булып калачак

Биктимеров – милли театрның иң атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам итеп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика – артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе шундый.

1967 елда «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1979 елда «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин) спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007).

Рольләре:

Нургали — «Ташкыннар» Т.Гыйззәт
Мелузов — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» А.Островский
Дульчин — «Соңгы корбан» А.Островский
Кнуров — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Хәмит — «Беренче чәчәкләр» К.Тинчурин
Ишан — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Галин — «Габбас Галин» Ш.Камал
Таһир — «Хөррият» М.Әмир
Тәлгать — «Беренче мәхәббәт» Х.Вахит
Сәетгәрәй — «Гөлҗамал» Н.Исәнбәт
Заһит — «Бертуган Таһировлар» Ф.Хөсни
Байтимер — «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов
Ленин — «Баһадирлар» Н.Погодин
Ислам — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Кривохатский — «Бер төн» Б.Горбатов
Фаюнин — «Ябырылу» Л.Леонов
Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Җәллад — «Моңлы бер җыр» Т.Миңнуллин
Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Шәһит — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Зариф — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Сибгать — «Ат карагы» Т.Миңнуллин
Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин
Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Туктамыш хан — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Дорозуар — «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш
Чмутин — «Сагыш» А.Галин
Пастор Мандерс — «Өрәкләр» Г.Ибсен


Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәр ролендә
"Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле (Туфан Миңнуллин). "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе архивы.


Шәүкәт Биктимеров ишан хәзрәт ролендә
"Зәңгәр шәл" спектакле (Кәрим Тинчурин). Телевизион тасмага 1993 елда яздырылган. "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе архивы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG