Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13
Милләт Мәҗлесе белән гаскәриләр арасындагы мөнәсәбәт (I)

Дөньяда бер хакыйкать бар: бәйсезлеккә ирешү хәрби көчләрне куллануны күздә тота. Чөнки каршы якка теләк һәм таләпләреңне белдерүнең һәм аларны аңа кабул иттерүнең иң кулай юлы бу. Милли бәйсезлек өчен көрәшкән һәр этник берләшмә, зурмы ул, кечкенәме – аерма юк – кораллы төркемнәр оештырырга тырыша. Дөрес, бигрәк Африка илләре яки СССРның элекке җөмһүриятләре метрополиянең (киң мәгънәдә – үзәкнең) фәрманы яки карары белән, ягъни кораллы бәрелешкә кермичә, бәйсезлеккә ирештеләр. Гомумән, формаль колониализмнан баш тартырга мәҗбүр иттерелгән юлны өстен күрәләр. Ләкин бу төр сәясәткә әзер булмаган хаким милләтләргә һәм хөкүмәтләргә каршы этник берләшмәләр гадәттә кораллы көрәш башлыйлар. 1917 елның февралендә инкыйлаб булганнан соң, Русия бик болгавыр һәм катлаулы сәяси вазгыятькә керә. Сәяси тәҗрибәсе аз булган мөселман һәм төрки азчылыкларның исә бәйсезлек өчен көрәшергә ни матди мөмкинлекләре, ни кораллы көчләре булмый. Либераль милләтчеләр дә, сул инкыйлабчылар да, хәтта милли мәнфәгать идеясен кире каккан сул карашлы мөселманнар да мотлак бәйсезлек темасына бик кереп тормыйлар.

Казанда өч корылтайның уртак җыенында бары мәдәни автономия төзү карары гына кабул ителә, нәтиҗәдә Милләт Мәҗлесе оештырыла. Шиксез ки, Милләт Мәҗлесе Эчке Русия мөселманнары тарихында җитди парламент оештыру омтылышының беренче ачык гаүдәләнеше буларак бәяләнергә тиеш. Тик ул вакытта төбәктә большевиклар хакимиятне кулларына төшереп бетерә язалар, “башкортчылык” хәрәкәте дәвам итә, Милләт Мәҗлесенә, алай ук көндәш булмавына карамастан, аңа буйсынырга теләмәгән Мәркәзи Хәрби Шура бар. Милләт Мәҗлесе үз сәяси структурасына мөселман хәрбиләре лидеры Ильяс Алкинны һәм тагын унга якын гаскәриләрне кертә кертүен. Тыштан караганда гаскәр белән милләт арасында яхшы ук дуслык бар кебек, дөресрәге Милләт Мәҗлесе (дөресрәге Милли Идарә) үзе йөрткән сәясәтендә сүздә булган бу хезмәттәшлекне гамәлгә ашырырга иҗтиһад кыла.

Сөләйман Сулькевич (1865-1920)

Сөләйман Сулькевич (1865-1920)

Февраль революциясе башлану белән, Мәркәзи Мөселман Хәрби Шурасы һәм аңа буйсынган кебек күренгән булсалар да, күбесе бәйсез рәвештә хәрәкәт иткән җирле хәрби шуралар рус армиясендә хезмәттә булган мөселман солдат һәм офицерларын оештыру өчен күп көч куя. Баштарак уңышлары да була. 1917 елның 30 ноябрендә Мәскәү хәрби шурасы румын фронтында мөселман корпусы, Мәскәү исә полк төзергә карар кыла. Корпусның командиры итеп Польша татары генерал-майор Сөләйман Сулькевичны куярга телиләр. Ул 29 ноябрьдә Мәскәү хәрби шурасы әгъзалары алдында чыгыш ясап, җөмләдән болай ди: “Хәзерге вакытта милли армияләр төзелә, шуның өчен дә без рус армиясен саклаудан баш тартып, үз армиябезне төзергә тиешбез һәм бу армия татар рухында булырга тиеш. Бу армия Чыңгыз, Бату ханнар һәм Тимернең гаскәрләрен хәтерләтсен!”

Сулькевич шул ук елның 18 декабрендә мөфти Галимҗан Барудига да корпус төзү турында болай яза: “Беренче мөселман корпусы төзергә иҗтиһад кылабыз. Сездән, Аллаһның безне бу хосуста уңышка ирештерүе өчен дога кылуыгызны үтенәбез. Аллаһе Тәгалә халык гаскәренең бу башлангычын Ислам дине һәм бөтен Русия мөселманнарының бәхете өчен мөбәрәк кылсын. Бу хакта мөмкин булган кадәр бөтен мәчетләрнең имамнарына (алар да шулай ук дога кылсыннар иде) игьлан итсәгез, гаятъ яхшы булыр иде”.

Генерал-майорның бу телеграммасы казый Хәсәнгата Габәши имзасы белән имамнарга белдерелә.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG