Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Татарстан мәдәнияте һәм икътисады көннәре башлана


Turkey - Istanbul Tatar Sabantuy 2010
Turkey - Istanbul Tatar Sabantuy 2010

30-31 майда Төркиядә үтәчәк Татарстан мәдәнияте һәм икътисады көннәрендә Казаннан ике йөз кешелек делегация катнашачак. Президент Рөстәм Миңнехановның Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, президент Абдуллаһ Гүл, тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы белән очрашуы көтелә.


Татарстан көннәре Әнкарада башланачак. Сәгать 20.00дә Дәүләт опера һәм балет бинасында Татарстан иҗат кичәсе узачак. Концертта Татарстан дәүләт бию ансамбле, La Primavera Казан дәүләт камера оркестры, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, “Айгөл” вокаль ансамбле, “Казан егетләре” төркеме тамаша куячак. Кичәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Төркиянең мәдәният министры Эртугрул Гүнай, TURKSOY генераль сәркатибе Дүсән Касеинов катнашачак.

31 май көнне Татарстан көннәре Истанбулда дәвам итәчәк. Сәгать 10.00да Чыраган сараенда Татарстан президенты катнашында «Төркия-Татарстан инвестиция һәм сәүдә форумы” узачак. Сәгать 13.30 делегация Топкапы паркындагы Татар йортын караячак. Сәгать 15.00 Татарстан кунаклары Истанбул хакимияте вәкилләре белән бергә Әюп районында урнашкан Габдулла Тукай паркында бөек татар шагыйренә һәйкәл ачачак.

Төркиядә Татарстан көннәренә Солтанәхмәт мәйданында сәгать 16.00да президент катнашында узачак Сабантуе нокта куер дип көтелә.

30 майда Миңнехановның Әнкарада тышкы эшләр министрлыгында Төркия президенты Абдуллаһ Гүл һәм тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу белән очрашуы каралган. 31 майда Истанбулда Татарстан президентының Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуы көтелә. Шулай да әлеге рәсми очрашуларның вакыты төгәлләнмәгән һәм расланмаган.

2010 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә Русия делегациясенең рәсми сәфәре кысаларында килгән иде. 2011 елның сентябрендә ул Коҗаэли вилаятендә «Ford Otosan» ширкәтендә булып, аның җитәкчеләре белән очрашкан иде.
XS
SM
MD
LG