Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53
Милләт Мәҗлесе белән гаскәриләр арасында мөнәсәбәт (II)

Халыкны дулкынландырган тагын бер вакыйга Уфадагы 144нче полкны мөселман полкы дип игьлан итү була. “Тормыш” газетасы бу хактагы хәбәрне эре хәрефләр белән беренче битендә бастыра: “Яшәсен милли, мәдәни вә Тупраклы мохтариятебезне тәэмин итәчәк мөселман полклары!”

144нче полк мөселман берләшмәсенә әйләнгәннән соң аның бөтен командирлары мөселманнардан сайлана. Ләкин бу хәрби бүлекне сугышчан әзерлеккә бастыру өчен әле күп эшлисе була. Мәсәлән, полктагы 60 писарьдан 5-6сы гына мөселман, калганнары руслар, алары да полктан китәргә тели. Эшнең туктамавы өчен Уфа гаскәри шурасы төрле частьларга “144нче полкка мөселман писарьлары кирәк” дигән эчтәлекле белдерүләр җибәрә.

1917 елның азагына караган мәгълүматларга караганда, рус армиясендә якынча 1 миллион мөселман солдаты һәм офицеры исәпләнә, шуларның 700-800 меңе – татар-башкортлар. Февраль инкыйлабыннан соң, Мөселман Хәрби Шурасы фронт һәм гарнизоннарда (15 июльгә кадәр) үзенең 56 бүлеген ача, декабрьдә исә бу сан 300гә җиткерелә.

Мөселман Хәрби Шурасының “Бетсен инде дуңгыз ите, яшәсен ат ите!” яки большевикларның “Бетсен сугыш” дигән лозунглары мөселман гаскәрләрен, әлбәттә, җәлеп иткән. “Мөселман иле Төркиягә каршы сугышырга мәҗбүр калып, зур гөнаһка кердек. Сугышның бетүе безне бу гөнаһтан арындырачак” дигән сүзләр дә мөселман солдатларга бик уңай тәэсир ясаган, мөгаен.

Билгеле, төзелгән бөтен бүлекләр дә Казандагы Мөселман Хәрби Шурасына тулысынча буйсынганнар дип әйтү арттыру булыр иде. Бүлек башлыкларының сәяси мөнәсәбәтләре дә төрле була. Тагы шуны да өстик: Хәрби Шурага караган бу бүлекләр никадәр мөселман сугышчысына вәкиллек иткәндер, мәгълүм түгел. Ул елларда бу сан 12 мең дип күрсәтелгән. Ләкин биредә сан-микъдардан бигрәк хәрбиләрнең мөстәкыйль сәяси юл буларак көрәш аренасына чыгу күренеше игьтибарны җәлеп итә. Революция заманында кайсы як җиңәчәге билгеле булмаганлыктан, һәртөрле сәяси һәм гаскәри берләшмә һәм аларның роле инкыйлабның барышын үзгәртә ала. Әлбәттә, без Мәркәзи Хәрби Шураның да шундый мөһим хәрби төркемнәрнең берсе итеп карарга тиешбез.

Хәрби Шураның I корылтаенда гаскәри милли берләшмәләр төзү турында карар кабул ителә һәм аңа муафыйк төстә 94,95,164 һәм 240нчы запас полкларының һәрберсендә татар роталары булдырыла. Аларның командирлары итеп түбәндәге офицерлар билгеләнә:

Прапорщик Нәби Вахитов – 95 полк
Прапорщик Йосыф Саинов – 94 полк
Прапорщик Сафиуллин – 164 полк
Прапорщик Чанышев – 240 полк

Фронтта һәм тыл гарнизоннарында төзелгән Хәрби Шура бүлекчәләре беренче этапта сәяси пропаганда эше белән дә шөгыльләнә; брошюралар чыгаралар, газеталар нәшер итәләр, театрлар ачалар. Шуның белән бергә, мөселман чыгышлы офицерларның шактые, мәсәлән, генерал Кукушев, капитан Токымбәтов, Бәк Мәмлиев, корнет Әсәдуллаев, поручик Абдулханов туган телен дә белмәгән.

1917 елның августында Урал хәрби округындагы 12 гарнизонның бөтенесендә дә бер-ике татар-башкорт ротасы төзелә. Шул ук елның декабрендә Екатеринбурда Урал өлкәсе татар-башкорт гаскәриләренең II җыелышы үткәрелә. Анда I Урал татар-башкорт инкыйлаб батальоны төзү вазифасы Гали Касыймовка тапшырыла, Казанда узачак Мәркәзи Хәрби Шура корылтаена делегат итеп С. Сәедгалиевне сайлыйлар.

Мондый инкыйлабчы, Совет ягында торган хәрби оешмалар мәркәзгә артык колак салмыйлар, еш кына бөтенләй мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итәләр. Әйтик, 10нчы армиядә хезмәт иткән доктор Байтирәков һәм сәркәтиб Мәҗитов 29 декабрьдә армиянең 3нче корылтае исеменнән большевикларның хакимиятен кулга алулары белән котлап белдерү чыгара.

Хәтта Һельсинкидә дә мөселман хәрби бүлекләре, я булмаса оешмалары төзү буенча эш алып барыла. Нәтиҗәдә 1917 елның 12(25) декабрендә 95нче полк бөтен сугыш кирәк-ярагы белән мөселманнар карамагына тапшырыла.

(дәвамы бар)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG