Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Сүриядә көч куллануны туктатырга чакырды


“Русия өчен Сүриядә хакимияттә кем утыруыннан бигрәк анда көч куллануны туктату мөһимрәк,” диде тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

Лавров бүген Мәскәүдә Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг белән очрашты.

Министр сүзләренә караганда, узган атнада 108 кеше, шул санда балалар һәлак булган Һула шәһәрендәге бәрелешләр өчен Сүрия низагында катнашкан ике тараф та гаепле.

Русия Кофи Аннанның тынычлык урнаштыру планын гамәлгә ашыру яклы, диде Лавров.

Халыкара җәмәгатьчелек тә бөтен тырышлыгын Сүриядә режимны алмаштыруга түгел, ә шул планны гамәлгә ашырырга куярга тиеш, диде министр.

Җомга һәм шимбә көннәрендә Һулада атышулар ишетелгәндә халыкара күзәтүчеләр анда кертелмәгән.

БМО генерал секретаре Пан Ги Мун һәм Сүриядәге махсус вәкил Кофи Аннан Димәшкны көч куллануын кичекмәстән туктатырга чакырды.
XS
SM
MD
LG