Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр халкы президент сайлавы нәтиҗәләрен көтә


Беренчел нәтиҗәләргә караганда, Мисырда “Мөселман кардәшлеге” намзәте Мөхәммәд Мурси һәм хәрбиләр вәкиле Әхмәт Шәфыйк президент сайлавының 16-17 июньгә билгеләнгән икенче турына чыгар, дип фаразлана.

Мурси һәм Шәфыйк, шулай ук сулчыларның Әл-Карамаһ фиркасе намзәте Хәмдин Саббаһи, 23-24 май булган сайлаулар вакытында канун бозулар турындагы шикаятьләрен үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды.

Сайлауда 12 намзәт катнашты. Халык Һөсни Мөбәрәк чорында премьер-министр булган Әхмәт Шәфыйк президент итеп сайланса илдә элекке режимның кайтачагына борчыла. Шимбә көнне яшьләр алдында чыгыш ясап, Шәфыйк, “кире кайту булмаячак”, дип белдерде.

Кадими исламчылар вәкиле Мурси президент булса, хәзер дә парламентның яртысын үз контролендә тоткан “Мөселман кардәшлеге” хәрәкәте рәсми оешмаларны тулысынча үз кулына алачак, дигән фараз бар.

Сайлауның рәсми нәтиҗәләре сишәмбе көнне игълан ителер дип көтелә.
2011 елның февралендә Мөбәрәк хакимияттән читләштерелгәннән бирле ил белән идарә иткән Хәрби көчләрнең югары шурасы июнь азагына таба хакимиятне яңа сайланган президентка тапшырачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG