Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Бөтенрусия ислам һәм гарәп теле бәйгесе үтәчәк


Майның 29да Русия ислам университетында V Бөтенрусия ислам һәм гарәп теле олимпиадасы ачылачак. Ике көн дәвам итәчәк бу чараның максаты Русиядә ислам фәннәрен һәм гарәп телен иң яхшы белүчеләрне барлау. Бәйгедә Русиядәге 20ләп дини уку йорты шәкертләре катнашачак.

Алар ислам хокукы, дин нигезләре һәм гарәп теле белемендә ярышачак. Олимпиадада язма күнегүләр, гарәпчә сөйләшү, шулай ук Коръән уку бәйгеләре булачак.
XS
SM
MD
LG