Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Euro 2012 беренчелеге вакытында 1.5 миллиард доллар табышка өмет итә


Украина рәсмиләре Euro 2012 футбол беренчелеге вакытында 1.5 миллиард доллар табыш алу ихтималын белдерде. Европа футбол беренчелеге 8 июньнән алып 1 июльгә кадәр Украина һәм Польшада үтәчәк.

Украина инфраструктура министры Борис Колесников, уеннар үтәчәк шәһәрләрдә барлык кәсепләрне – рестораннар, кафе һәм кунакханәләрне тулы көченә эшли башларга чакырды.

“Euro 2012 Украинаны дөньяда таныту өчен бик яхшы мөмкинлек булачак”, диде министр.

Украина кунакханәләрне яхшырту һәм башка төрле хезмәт күрсәтү эшләренә 5 миллиард доллар акча тоткан. Уеннар Украинаның дүрт шәһәрендә – Киев, Львов, Донецки, Харьковта һәм Польшаның дүрт шәһәрендә – Варшау, Гданьски, Вроцлау һәм Познаньдә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG