Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга президент сайлау кайтарыла


Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны ант китерүдә Фәрит Мөхәммәтшин котлый. 25 март 2010 ел
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны ант китерүдә Фәрит Мөхәммәтшин котлый. 25 март 2010 ел

2004 елга кадәр Татарстанда президент халык тарафыннан сайлана иде. Беслан фаҗигасеннән соң Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән төбәк җитәкчеләрен сайлау гамәлдән чыгарылып, билгеләү тәртибе кертелде.


Татарстан дәүләт шурасы депутатлары 28 май көнне республикада президент сайлауны кире кайтарачак канун өлгесен беренче укылышта бертавыштан кабул итте. 8 июньгә кадәр әлеге канун өлгесенә ниндидер үзгәрешләр кертергә мөмкин булачак. "Канун 21 июньдә кабул ителергә тиеш. Беренче укылышта хуплангач, әллә ни зур үзгәрешләр булмаска мөмкин, шулай да аңлашылып бетмәгән яклары да бар”, ди Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов.

Бу канун өлгесе нигезендә сәяси фиркаләр генә 30 яшен тутырганнарны Татарстанда президентлыкка намзәт итеп күрсәтә ала. Намзәт булырга теләгән кешене республикадагы районнар һәм шәһәрләрдәге муниципаль берәмлекләрнең дүрттән өчендә кимендә 5 процент депутатлар хупларга тиеш. Депутатлар исә, үз чиратында, бары тик бер намзәткә генә теләктәшлек күрсәтә ала, диелә.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
“Канун өлгесенең нәкъ менә шушы өлешендә аңлашылып бетмәгән урын бар”, ди Хәкимов. Сәяси фирка дигәннән, “Бердәм Русия”не генә алганда да, аның Татарстан бүлеге бар. Бүген Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның җитәкчесе. Фиркаләр президентлыкка намзәтне тәкъдим иткәндә аны кем күрсәтә, Мәскәүме, әллә Казанмы – менә шул ягы аңлашылып бетми.

“Мәскәү бит ул: “Менә безнеңчә эшлә һәм шуның белән бетте-китте”, дип әйтә. Безнең өчен монда үзара килешеп эшләвебез һәм сүзебезнең үтүе, Мәскәүгә артык йөрмәү хәерле. Һәрбер имза өчен Мәскәүгә йөреп булмый бит”, ди Хәкимов.

Канун өлгесе Русиянекенә яраклаштырылган

Канун өлгесе бер фиркагә дә карамаган бәйсез намзәтләргә үз теләге белән президентлыкка чыгарга омтылучыларга киртә сала. Башта бу документ өлгесе әзерләнгән вакытта бәйсезләрне дә канунга кертү каралган булган. Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да “Коммерсантъ”ка “үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрне калдыру кирәк, бу демократиягә якынрак булачак”, дип әйткән иде.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов
Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимов та әлеге канун өлгесен әзерләүдә катнашучыларның берсе. “Бәйсез намзәтләр булырга тиеш дип саныйбыз без. Бөтен кеше дә теге йә бу фиркадә әгъза булып тормаска мөмкин. Алар бик күп, Русия күләмендә алар миллионлаган, Татарстанда да җитәрлек. Шуңа күрә, аларның сайлауда катнашу һәм намзәт булу мөмкинлекләре канунда булырга тиеш”, ди Миргалимов.

Татарстанның дүрттән өч өлешендәге депутатларның биш проценты президентлыкка намзәтне хупларга тиешлеге дә, Миргалимов фикеренчә, Мәскәүнең “Бердәм Русия” әгъзаларыннан кала башка фирка вәкилләренең сайлауга чыгуына аяк чалу булып тора.

“Безнең Татарстанда биш процент депутатларыбыз юк, алар 1,7 процент кына. Бу иләк аша үткәрү – ул Русия Думасында "Бердәм Русия" депутатларының көндәшлектән куркуларын күрсәтеп тора. Президент сайлау вакытында теләктәшлек күрсәтүче намзәткә депутатның имзасын нотариуста раслату да, безнең республиканың дүрттән-өч өлешендә депутатларның имзаларын җыю да – болар барсы да иләк аша үткәрү булып тора. Болар демократиянең алга таба үсүе түгел, ә кирегә чигенүе. Федераль үзәк өлкәләрдә, төбәкләрдә үз кешесе сайланмас дип курка. Алар бу иләк аша үткәрүне ясалма рәвештә уйлап тапканнар”, диде Миргалимов.

Сәясәт белгече Сергей Сергеев фикеренчә, үз-үзләрен тәкъдим итү мөмкинлеге булдырылса, контрольсез намзәт барлыкка килеп үтәргә мөмкин. “Аларга контроль астындагы фиркаләрдән контроль астындагы намзәтләр генә кирәк”, ди Сергеев.

Сергей Сергеев
Сергей Сергеев
Рафаил Хәкимов, канунда үз-үзләрен күрсәтүчеләрнең булмавы демократиягә бик үк туры килеп бетми, дип әйтә. Канун өлгесе әзерләнгәндә Русиянекеннән әллә ни аерылып тормасын дип тырышканнар. Анда үз-үзләрен күрсәтүчеләр турында сүз юк.

“Без үзебезнекечә эшләсәк, прокурор шунда ук атылып чыгар иде. Безнең прокурор шундыйрак бит. Мөмкинлек туган саен республика белән мәхкәмәләшә башлый.

Бу канун өлгесенә без тыныч карыйбыз, чөнки без алдан ук Русиянең моңа кире кайтачагын белгән идек. Икенчедән, президент сайлау без, республика теләгәнчә узачак. Республика фикерен белешмичә Русия үз кешесен куя алмый. Безнең халыкның җитәкчеләргә ышанычы бар. Җитәкчеләр ничек республикага файдалы, шуны ничек әйтә, халык шуны эшли.

Демократия дигәндә, безнекен Европа белән чагыштырып булмый. Безнең үзебезнең демократия, Татарстан яшәсә – бу безнең өчен демократия инде. Күп кеше шул күзлектән карый. Хәзер күп кеше, президент сайлауны кайтаруга безнең чыдамлык җитте, бу мизгелне көттек, дип әйтә. Бәлки, федерализм да шулай әкрен-әкрен кире кайтыр дип, шул өмет белән әлеге канун өлгесен кабул иттек”, ди Хәкимов.
XS
SM
MD
LG