Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда чик сакчылары көне билгеләнде


Чик сакчылары гадәттә фонтаннарда коенып бәйрәм итә
Чик сакчылары гадәттә фонтаннарда коенып бәйрәм итә

28 май көнне Чаллыда чик гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең бер өлеше иртәнге унда “Мәңгелек ут” мәйданына җыелды.


Русиядә чик саклау хезмәте 1918 елның 28 маенда оештырыла. 1958 елдан чик сакчылары көне дәүләт күләмендә үткәрелә. Хәзер Русия 18 ил белән чикләшә. Чаллыда яшәүче ярты миллион халыкның 4500гә якыны чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Бу мәгълүматлар бәйрәм тантанасы барышында әйтелде.

Чарада кала хакимияте, ФСБ вәкилләре котлавыннан соң Чаллы шәһәр шурасының “Бердәм Русия” фиркасе депутаты Павел Евдокимов сүз алды һәм ул тәбрикләүләрдән соң: “Быел чик сакчылары үз бәйрәмнәрендә фонтаннарда коенмаска вәгъдә бирделәр. Ләкин мин моңа ышанмыйм”, дигән сүзләрен дә җиткерде.
Чик сакчылары җыены
Чик сакчылары җыены

Чыннан да, элекке гаскәриләр, гадәттә, һава десанты, хәрби диңгез флоты һәм чик сакчылары үз бәйрәмнәрен зурлап уздыра. Бу бәйрәмнәр тыныч кына да узмый. Моннан 3 ел элек Чаллы десантчылары үз бәйрәмнәрендә полиция офицерының башына аракы шешәсе белән сугып зур шау-шу тудырганнар иде. Узган ел чик сакчылары Чаллы фонтаннарын яулап алып, шунда су коенып, борын канатышулар оештырды. Диңгезчеләр бәйрәме дә тыныч кына узмый. Шуларны искә алып, хакимият гаскәриләр бәйрәменә рәсми төс биреп, аларны тыныч уздыру юлын сайлады.

Әлеге чара барышында без элекке һәм хәзерге илнең чикләрен саклаучылар белән әңгәмә кордык.

"Чик сакчылары арасында татарлар күп"

“Мин 1962-65нче елларда чик сакчысы булып Маҗарстанда хезмәт иттем. Анда күтәрелеш вакытлары иде. Бер ел хезмәт иткәннән соң хәрби җитәкчелек мине әйбәт хезмәтем өчен кыска вакытлы ялга җибәрде. Чик буе гаскәрләрендә татарлар күп иде. Моны үземнән чыгып кына мисал итеп әйтә алам, чөнки чын күңелдән бар боерыкларны җиренә җиткереп үтәдем. Бар эшләрне башкалардан бер баш югары булсын дип башкардым. Башка татарлар да шулай хезмәт иткәндер һәм гаскәрләрдә иң дәрәҗәле саналган чик сакчылары арасында татарларның күп булуы шуңа бәйледер”, ди элекке гаскәри Сәгыйть Шәйхетдинов.

Әфтах Шәмсиев (с) һәм Сәгыйт Шәмсетдинов
Әфтах Шәмсиев (с) һәм Сәгыйт Шәмсетдинов
Әфтах Шәмсиев тумышы белән Актаныш районыннан. Шулай ук чик сакчысы булып хезмәт итеп, аеруча яшерен йөкләрне озата баручы рота сафында булган. “Йөкләр атом энергиясе белән бәйле булып, без озата барган вагоннарга бары Советлар берлеге саклану министры имзасы булган документ белән генә керергә мөмкин иде”, дип искә ала хезмәт елларын Әфтах ага.

Без шулай ук Тукай, Арча, элекке Спасс районнарыннан чик буе гаскәрләренә хезмәткә чакырылган 40-50 яшьлек ир-егетләр белән дә сөйләштек. Алар хәрби хезмәт чорларын сагынып искә алдылар. 1985 елда гына да бер чакырылышта Арча районыннан 148 егетнең Кытай чигенә хезмәткә алынуы хакында ишеттек. Хезмәттән зарланучылар булмады. Бу төр гаскәрдә “бабайлык” булуын да инкарь иттеләр. Ир уртасы булган элекке чик сакчылары фонтаннарда су кереп, урамнарда сугышып борын җимерүләрне, сугышуларны хупламадылар.

Чаллы эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәгенә шалтыратып, чик сакчыларының бәйрәм нәтиҗәләре хакында кызыксындык. Алар әйтүенчә, әлегә бернинди нәтиҗә була алмый, барысы да иртәгә билгеле булачак икән.
“Элеккеләр” булмый икән
“Элеккеләр” булмый икән
XS
SM
MD
LG