Accessibility links

Рустның Мәскәүгә тарихи очышына 25 ел


Матиас Рустның очкычы Кремль диварлары янында
Матиас Рустның очкычы Кремль диварлары янында

19 яшьлек алман үсмере Матиас Рустның 1987 елда очкыч белән Мәскәүдәге Кызыл мәйданга төшеп утыруына 25 ел тулды. Руст шул тарихи вакыйганы искә ала.

Матиас Рустның Һельсинкидан Мәскәүгә тарихи очышына 25 ел тулды. 19 яшьлек Рустның 1987 елда Мәскәүдәге Кызыл мәйданга төшеп утыруы Салкын сугышның иң сәер вакыйгаларыннан берсе дияргә мөмкиндер.

Нибары 50 сәгать чамасы очу тәҗрибәсе туплаган Руст Cessna 172 шәкелендәге җиңел очкычта Советлар Берлегенең һава һөҗүменнән саклану системын үтеп Кызыл мәйдан янына төшеп утырды.

Матиас Руст совет мәхмкәмәсендә
Матиас Руст совет мәхмкәмәсендә
Руст үзенең әлеге гамәлен АКШ һәм Советлар Берлеге арасында уңышсыз тәмамланган Рейкьявик саммитыннан соң Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында “рухи күпер” салу омтылышы дип атаса да, Мәскәү аны бөтенләй башкача бәяләде һәм Рустка дүрт еллык төрмә җәзасы билгеләде. Әмма ахыр чиктә ул 14 айдан соң иреккә чыгарылды.

Бу хәлгә 25 ел тулу уңаеннан “The Guardian” газеты Руст белән аның әлеге үтә куркыныч очышы турында әңгәмә корды. Руст бик курыккан булса да, үзенең әлеге гамәлен дөрес адым дип бәяләгәнлеген белдерә.

Руст Кызыл мәйданга килеп җиткәч аның өстеннән берничә мәртәбә әйләнсә дә, төшеп утыру өчен җай таба алмыйча Василий Блаженный чиркәве янындагы күпергә төшеп утыра һәм очкычтан чыгып кешеләргә имзалар тарата башлый.

Тәҗрибәсез алман үсмеренең Кремль диварлары янына килеп җитә алуы совет системының инде бернигә яраксыз хәлгә килүен тәмам ачып сала. Шул ук вакытта бу вакыйга Советлар Берлеге җитәкчесе Михаил Горбачевка үзенең реформаларына аяк чалучы дип санаган саклану министрлыгы түрәләрен һәм башка хәрби җитәкчеләрне вазифаларыннан алырга ярдәм итә.

Руст Германиягә кире әйләнеп кайту белән аның психик авыру булуы турында сүз күтәрелә. 1989 елда Руст үзе эшләгән хастаханәдә үзенең мәхәббәтенә җавап бирмәгән хезмәттәш кызга пычак белән кадый. Моның өчен аңа 15 ай төрмә җәзасы билгеләнә.

Үз гомерендә Рустка тагын берничә мәртәбә канун бозган өчен җавап бирергә туры килә. Хәзер ул үзенең Цюрихта теркәлгән бер инвестиция банкы өчен эшләвен һәм йога мәктәбе ачарга җыенуын белдерә.

“The Guardian”га интервьюда Руст үзенең чикләргә сыеша алмавы, аларны үтеп чыгуы һәм үзенең ни кадәр ерак китә алуын сынап карарга яратуы турында белдерә.

XS
SM
MD
LG