Accessibility links

Казанда шәһәрләрнең Евразия форумы узачак


5-8 июль көннәрендә Казанда шәһәрләрнең Евразия форумы узачак. Анда җирле һәм төбәк җитәкчеләре белән беррәттән ЮНЕСКО, БМО вәкилләре дә киләчәк.

Форумга җирле үзидарә, шәһәр төзелеше, мирасны саклау өлкәсендәге белгечләр чакырыла. Чараның темасы – “Мирас һәм инновацияләр”.

Форумга Русия,Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларус, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Монголия, Кытай, Индонезия, Һиндстан, Япония һәм башка илләрдәге шәһәр мэрлары киләчәк.
XS
SM
MD
LG