Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Сергей Асланянга һөҗүм нигезендә җинаять эше ачылган


Мәскәү полициясе журналист Сергей Асланянга һөҗүм нигезендә җинаять эше ачты. Сишәмбегә каршы төндә аңа пычак белән кадаганнар. Хәзер ул хастаханәдә, табиблар Асланянның сәламәтлегенә куркыныч янамый дип белдерә.

Журналистка шалтыратып урамга чыгарга сораганнар, ул анда чыгып беркемне дә күрмәгәч кире подъездга кергән һәм шул вакытта аңа билгесез кеше һөҗүм итеп берничә тапкыр пычак белән яралаган.

Сергей Асланян “Эхо Москвы” радиосында алып баручы булып эшли, ул шулай ук “Маяк” радиостанциясе белән дә хезмәттәшлек итә.

Аңа журналистик эшчәнлеге өчен һөҗүм итү ихтималлыгы да кире кагылмый.
XS
SM
MD
LG