Accessibility links

Татарстанда мәктәп тәмамлаучылар автобусы һәлакәткә очраган


Малмыж-Балтач юлында Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып өйләренә кайтып баручы чыгарылыш сыйныф укучылары автобусы җиңел машина белән бәрелгән.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, Балтач үзәк хастаханәсенә ун юлчы озатылган. Шуның сигезе 1994-1995 елгы укучылар, автобус йөртүче һәм укытучы.

Аларга барлык мөһим ярдәм күрсәтелә.
XS
SM
MD
LG