Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә элек хезмәт иткән алты генерал кулга алынган


Төркиядә мәхкәмә карары нигезендә ялга чыккан алты генерал сак астына алынган. Аларны 1997 елны элекке премьер, исламчы Нәҗметдин Эрбаканны хакимияттән читләштерүдә катнашлыгы булуларында гаеплиләр. Хәзерге хакимият ул чорны дәүләт түнтәрелеше буларак бәяли.

Кулга алынучылар арасында дәүләт иминлеге шурасының элекке генераль секретаре Илһан Кылыч та бар.

Элегрәк бу эш нигезендә инде берничә дистә офицер һәм генерал кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG