Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски яшьләре кино ярдәмендә милли горурлыкны уятмакчы


Иркутскида татар киносы көне узды. Аны оештыручылар татарларда җыр-бию генә түгел, ә кино кебек югары сәнгать тә үсеш алганын күрсәтергә теләгән.


26-27 май көннәрендә Иркутскида узган татар киносы көннәрендә өч фильм татар телендә, берсе урыс телендә күрсәтелгән. Тамашычларга "Дилемма", "Күктау", "Тегеннән кунак" һәм "Гади вакыйга” фильмнары тәкъдим ителгән.

Әлбәттә, бүген татарларда кино сәнгате югары дәрәҗәдә үсеш алган дип әйтеп булмый. Ә бу яшьләр арасында милли үзаңны үстерүнең бер яхшы чарасы. Күп кенә илләрнең кино үсешенә өстенлек бирүе дә мөгаен шуңа бәйледер.

Яшьләр кинога килә
Яшьләр кинога килә
“Идел-Ангара” татар яшьләре бердәмлегенең дә Иркутскидагы халыкка татарларда Сабантуй, җыр-бию тамашалары гына түгел, ә кино сәнгате дә барлыгын күрсәтәсе килгән.

Бердәмлек рәисе Наил Солтанов сүзләренчә, моны истә тотып, алар Татарстанның "Таткино", "Барс-медиа" оешмасына мөрәҗәгать иткәннәр.

“Башка татарлар күпләп яшәгән һәм Татарстанга якын булган төбәкләрдә мондый чаралар узып килә. Безгә дә шундый мөмкинлек бирелде. Ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт”, ди ул.

Фильмнар Иркутскида совет заманыннан бирле сакланып килгән һәм бюджет хисабында эшләүче кино йортында узган. Ул апрельдәге Ана теле көне һәм сентябрьдә узачак Иркутски өлкәсенә 75 еллыгына багышланган. Чарага 40-50ләп татар килгән.

“Бу безнең өчен зур сан. Татарлар фильмнарны бик дулкынланып карады. Күпләре балаларын һәм оныкларын да алып килгән иде. Соңрак Вконтакте челтәрендәге төркемебездә дә, шалтыратып та үз хисләрен белдерделәр. Тәнәфес вакытында да, кино беткәч тә фикер алышулар булды. Бигрәк тә "Тегеннән кунак" фильмы бәхәсләр тудырды. Үзләрен мөселман дип йөртүчеләр белән диннән ерак булган һәм һәр фильмны сәнгать буларак кабул итүчеләр арасында кызыклы фикер алышулар чыкты. Иркутскида шундый югары дәрәҗәдәге бу беренче чара булды”, ди Солтанов.
XS
SM
MD
LG