Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:10

Cүрия оппозициясе ил дипломатларының Көнбатыштан чыгарылуын хуплый


Президент Бәшәр Әсад режимына каршы торучы Сүрия милли шурасы җомга көнне 108 кеше үтерелгән Хоула шәһәрендәге хәлдән соң Көнбатыш илләрдән Сүрия дипломатларын чыгаруны хуплый. Бу хакта шураның белдерүендә әйтелә.

Сүриядә вәкилләрен чыгару турында Франция, Германия, АКШ, Испания, Италия, Канада һәм Австралия белдерде. Бөекбританиядән Сүрия илчесе элегрәк киткән иде, хәзер ул Лондонда Сүрия эшләре өчен җаваплы вәкилне чыгара.

БМОның кеше хокуклары югары вәкиле оешмасы булган мәгълүматларга таянып 108 кешенең 20се шәһәрне утка тотканда үтерелүен белдерде. Калганнары мөгаен хөкүмәт яклы хәрбиләр тарафыннан атып үтерелгәндер.

XS
SM
MD
LG