Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якут егете "Skype" аша татарчага өйрәнә


Якут егете "Skype" аша татарчага өйрәнә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Якут егете "Skype" аша татарчага өйрәнә

Skype аша татар теле дәресләре бирүче Әнвәр Җиһаншин белән Азатлык укучылары инде таныш. Бүген сезне аның бер шәкерте белән таныштырабыз.


Skype аша татар теле дәресләре бирүче Әнвәр Җиһаншин белән Азатлык укучылары инде таныш. Киев шәһәрендә яшәүче эшмәкәр татарча өйрәнергә теләүчеләргә читтән торып дәресләр үткәрә. Әйткәндәй, бу эшне ул бушка башкара.

Бүген сезне Әнвәр әфәнденең бер шәкерте белән таныштырабыз. Пётр Пахомов – гади якут егете, хәзерге вакытта Нефтеюганск хастаханәсендә анестезиолог булып эшли. Аның сүзләренчә, хастаханәдә күп кенә татар шәфкать туташлары һәм табиблар хезмәт куя. Аларның үзара ни турында сөйләшүен аңлау теләге аны татар телен өйрәнүгә этәргән. 9 айда Пётр татарчаны аралашырлык итеп өйрәнә алган. Аның укытучысы – Киевта яшәүче Әнвәр Җиһаншин. Әнвәр әфәнде дәресләрен читтән торып, Skype аша бирә.
XS
SM
MD
LG