Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәйгамбәрне мыскыл иткән журналист үзенә һөҗүм итүчене татарга охшаткан


Сергей Асланян
Сергей Асланян

Сишәмбегә каршы төндә журналист Сергей Асланянга һөҗүм ясалды. Ул үзенә тышкы кыяфәте белән татарга охшаган кеше һөҗүм итүен белдерде.


Сергей Асланянга подъездында берничә тапкыр пычак белән кадаганнар. Аның белдерүенчә, төнге унберенче унбиш минутта аның өй телефонына шалтыратып чыгып керергә сораганнар.

«Мин чыктым һәм подъезда бер ир кешене күрдем. Тышкы кыяфәте белән ул татарга охшаган иде. Янына килгәч, ул миңа: «Син Аллаһ дошманы дип пычак белән ташланды», дип сөйләде ул.

Соңыннан һөҗүм итүче чыгып качкан, ә Асланян үзенә ашыгыч ярдәм чакырткан.

Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы һәм табиблар сәламәтлегенә куркыныч янамавын әйтә. Бу һөҗүм нигезендә җинаять эше ачылган. Асланян үзе аңа күптән түгел Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы мыскыллы сүзләре өчен һөҗүм иткәннәр дип саный. Билгеле булганча, ул 14 майда «Маяк» радиосында пәйгамбәр «өскә үрмәләргә» тырышкан эшмәкәр булган дип аның тормышын сурәтләде.

«Ул Инҗилне күчереп язган һәм нәтиҗәдә әлеге бизнес-проект шулкадәр отышлы булган ки, хәтта кешеләр хәзер дә шул уенны дәвам итә», диде ул.

Моннан тыш, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең күпхатынлылык турындагы сүзләрен җенси проблемнар белән бәйләде.



Әлеге сүзләр мөселман җәмәгатьчелегенең ачуын чыгарды. Аерым алганда, Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин аны Русия баш прокуратурасына шикаять итте.

Асланянның үзенә һөҗүм итүченең татарга охшаган диюе дә бәлкем нәкъ Татарстан мөселман әһелләре шикаятенә бәйледер, чөнки бер караштан гына татарны аеру мөмкин түгеллеген һәркем яхшы аңлый.

Журналист хәзер Будановка кебек мөселманнар аңа да үч саклаячагын әйтә. Мөселманнар исә бу хәлне провокация дип атый. Мисал өчен, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов: «Бу провокация һәм хокук саклау оешмаларына моның артында кем торуын ачыкларга кирәк», дип белдерде.

Асланян элек «Эхо Москвы» радиосында эшләгән, 2008 елны «Маяк» радиосында машиналар темасында чакырылган белгеч буларак төрле тапшыруларда чыгыш ясый. Аның Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы сүзләре дә яңа машина сайлау темасына багышланган тапшыруда әйтелде. Шуңа кайбер мөселманнар әлеге тапшыруда Мөхәммәд пәйгамбәрне сөйләүне алдан уйланылган заказ дип кабул итте.
XS
SM
MD
LG