Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда каршылык белдерү төрләре арта


Казанның Бауман урамы
Казанның Бауман урамы

Казан федераль университеты студентлары һәм аларны хуплаучылар Бауман урамында музыка акыртуга каршы чарага чыга. Искәндәр Ясәвиев: “Кешеләрдә тәнкыйди фикер йөртү үскәнгә каршылык чаралары да, аларның төрләре дә арта”, дип әйтә.

Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты студентлары 31 май көнне Бауман урамында гадәти булмаган чарага чыгачак. Алар Казан үзәгендәге бу урамнан баручыларга колакчыннар таратырга җыеналар. Колакка тыга торган бу җайланмаларны даруханәдән сатып алганнар инде.

​Социология бүлеге студенты Екатерина Токалова: “Бауман урамында шулкадәр көчле итеп музыка акырталар, кайбер урыннарда яныңда барган кешенең нәрсә әйткәнен дә ишетеп булмый”, дип әйтә. Биналарга беркетелгән көчәйткечләр “Бим-радио”ны трансляцияләсә, хәдияләр сатучы кибетләр, кафелар урамга көчәйткеч чыгарып куеп кайсы татарча, кайсы урысча көй кычкырта.

Студентлар бу чараны “Антишизофония” дип атаган. “Болай берсен-берсе уздыра-уздыра музыка акырту кешеләрне акылдан да яздырырга мөмкин”, ди Токалова. Бу чаралары белән алар Бауман урамындагы бу хәлгә Казан кунакларының һәм Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең фикерләрен беләсе килә. Әгәр чыннан да Бауман урамында музыка колакны яра дип белдереп, колакларына каплагычларны тыгучылар күп булса, алар бу җитешсезлекне шәһәр хакимиятенә җиткерергә ниятлиләр.

Студентлар интернетта “Вконтакте” сәхифәсендә дә “Антишизофония” төркеме булдырганнар. “Теләктәшлек белдерүчеләр арта бара”, дип белдерә оештыручылар. Әлеге чарага киләчәкләрен раслаучылар да бар.

Шигарләр, ак тасма, шампан шешәсе, колакчыннар – протест ысулы

Соңгы вакытта Татарстанда төрле ризасызлык чаралары артканнан-арта бара. Тел, милләт язмышын кайгыртып кына түгел, хокуклары бозылса, берәр әйбер ошамаса, берничә кеше җыела да урамга чыгып баса. Алай гына да түгел, сулыкларда балык тотуны түләүле итәргә теләгәч, Ирек мәйданына берничә мең кеше җыелган иде. Әнә шулай итеп балыкчылар бу хокукларын әлегә кадәр саклап кала алды.

Даши Намдаковның сынын Болгарга әгәр моннан биш-алты ел элек куярга теләгән булсалар, халык арасында бу хәлгә үзара чыш-пыш килеп кенә калырлар, ә каршылык белдерүче булмас иде, мөгаен.

Җитешсезлекләргә халык төрлечә каршылык белдерә. Сергей Назаров “Дальний” полиция бүлегендә җәберләп үтерелгәч, протест белдерүчеләр Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең элекке башлыгына бүләк итү өчен шампан шешәсе алып килделәр.

Русия башкаласы Мәскәүдә башланган “Ак тасма” хәрәкәте, илнең башка шәһәрләре белән беррәттән Татарстанда да яклау тапты. Түшләренә ак тасма тагып урамнан барганнарның кемнәр икәнен һәм нәрсәгә ризасызлык белдергәннәрен хәзер һәркем аңлый.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы урынбасары Искәндәр Ясәвиев Татарстанда төрле каршылык чараларының соңгы вакытта күбәюен – гади халык арасында активлык арту нәтиҗәсе буларак бәяли.

“Мәскәүдә һәм Петербурда булган вакыйгалар үрнәк булганга Казанда каршылык чаралары арта дип уйламыйм мин. Кешеләрдә бәйсез һәм тәнкыйди фикер йөртү үсә. Алар үзләренең дөньяга карашлары турында белдерергә, хакимиятне тәнкыйтьләргә һәм нәрсәне дә булса яхшы якка үзгәтергә әзер инде. Мин бу сүзләрне үземнең студентларга карап әйтәм. Элек алар пассиврак булса һәм чакыруларга артык исләре китмәсә, хәзер исә үзләренең тәкъдимнәре белән чыга. Хәзер алар миңа түгел, мин аларга иярәм”, ди Ясәвиев.

Ясәвиев сүзләренчә, Бауман урамында каты музыка акыртуга каршы колакчыннар тарату идеясен студентларга ул тәкъдим итмәгән, ә үзара сөйләшкән вакытта бергәләшеп шундый фикергә килгәннәр.
XS
SM
MD
LG