Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:14

Вашингтон әле дә Сүриядә читтән хәрби көч куллануга каршы


Сүриянең Хоула шәһәрендә тыныч кешеләрне күпләп үтерүдән соң бу ил тирәсендә киеренкелек артуга карамастан, Кушма Штатлар әле дә Сүриядә читтән хәрби көч куллануга каршы булуын белдерә.

Ак Йорт вәкиле Джей Карни Сүриядәге низагны тагын да хәрбиләштерү хәзер дөрес гамәл булмаячак диде.

Шул ук вакытта АКШ хәрби идарәләре башлыкларының берләштерелгән комитеты җитәкчесе, генерал Мартин Демпси, Сүриядәге вәхшилекләр дәвам итсә, читтән хәрби көч куллану мөмкинлеген кире какмады.

Элегрәк Австралия хакимиятләре дә бу мәсьәләне карарга әзер булуларын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG